+13 °С
Болотло
Бөтә яңылыҡтар
Общие статьи
7 Апрель 2021, 09:00

Икътисад да, спорт та үсешкә йөз тота

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Дело» идарә компаниясе Директорлар советы рәисе, Русия Гандбол федерациясе президенты Сергей Шишкарев белән очрашты.

Көн тәртибендә төбәктә контейнер ташуны үстерү мөмкинлекләре каралды.

Очрашуда катнашкан «Трансконтейнер» җәмгыяте президенты Александр
Исуринс Башкортстанның Русиядән һәм чит илләрдән эре тоннажлы контейнерлы йөкләрне ташу буенча логистик мөмкинлекләре турында сөйләде.

– Ерак араларга зур күләмдә йөк ташыганда контейнерлар отышлы, - дип билгеләп үтте Александр Исуринс. - Шул ук вакытта Башкортстанның потенциалы бүгенге өлештән күпкә артып китә, бу Русия контейнер ташуларының барлык күләменең 1,1 процентын тәшкил итә.

– Безнең республика предприятиеләре үз продукциясен экспортлау күләмен арттыра, - диде Радий Хәбиров. - Шуңа күрә без зур тоннажлы пассажирлар ташуны үстерү белән кызыксынабыз, ә тимер юл яисә су юлы белән контейнер транспорты бу яктан ерак илләргә экспортлау өчен иң кулай вариант.

Башкортстан Башлыгы республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы, шулай ук Авыл хуҗалыгы министрлыкларына төбәк предприятиеләре белән контейнер ташу күләмен арттыру мөмкинлеген эшләүне йөкләде.

Эшлекле очрашу барышында Сергей Шишкарев белән республикада гандболны үстерү буенча планнар билгеләнде һәм Олимпия резервы училищесын булдыру мөмкинлеге турында фикер алышу булды.

– Бүген Русиянең гандбол мәйданчыкларында Башкортстанның спорт данын Уфадан ике спорт клубы яклый, - дип хәбәр итте очрашуда катнашкан Русия Гандбол федерациясе генеральный директоры Лев Воронин. – Русия гандболы генераль иганәчесе – «Дело» идарәче компаниясенең финанс мөмкинлекләрен һәм республиканың уникаль спорт кадрларын исәпкә алып, төбәктә спортның әлеге төрен ышанычлы үстерүгә исәп тотарга мөмкин.

- Гандбол - яхшы һәм матур спорт, - диде Радий Хәбиров. – Без - спорт республикасы, һәм һәрвакыт кызыклы башлангычларга, бигрәк тә балалар һәм яшьләргә ярдәм итәбез. Мәсәлән, без мәктәпләрдә яшүсмерләр арасында популяр булган спорт көрәше белән шөгыльләнүне керттек.

Республика Башлыгы әлеге спорт төрен үстерү буенча тиешле ведомстволарга күрсәтмәләр бирде.
Фото:glavarb.ru
Автор: Резида Валитова
Источник: https://kiziltan.ru/articles/budni/Iktisad-da-sport-ta-seshk-y-z-tota-750942/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601
Читайте нас: