+13 °С
Болотло
Бөтә яңылыҡтар
Общие статьи
2 Апрель 2021, 08:50

Дөнья күләмендә лидер!

Предприятие "Ростех" дәүләт корпорациясе "Уралвагонзавод" җәмгыяте составына керә, җир өсте транспорт чаралары җитештерү буенча дөнья лидерларының берсе булып тора.

Радий Хәбиров һәм Александр Потапов автомат-револьвер, механик җыю цехы, пресс-эретеп ябыштыру һәм җыю цехлары эше белән танышты. Аларга шулай ук Арктика һәм сазлыкларның кырыс шартларында Русия армиясе куллана торган «Витязь» транспортерларын күрсәттеләр.

Предприятие музеенда төбәк җитәкчесе предприятиенең иң яхшы хезмәткәрләренә Русия һәм Башкортстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды.

«Мин сезгә хезмәтегез өчен бик рәхмәтле, предприятие үсә, ул безнең игътибар үзәгендә, без аны хуплыйбыз һәм ярдәм итәчәкбез. Александр Валерьевич зур рәхмәт сезгә, завод хәзер аягында нык тора. «Витязь»ның барлык коллективына намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәсем килә. Республика сезнең искиткеч предприятие һәм аның хезмәтчәннәре белән горурлана.
"Витязь" күптән инде Башкортстанның танылган брендына әверелде. Күп еллар сезнең машиналар авыр шартларда хезмәт итә, хәрбиләр һәм коткаручыларның, җитештерүчеләрнең һәм кырыс климат зоналарында яшәүчеләрнең ышанычлы дусты булып торалар. Бүген предприятие җитәкчесе Ирек Арслановка аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә, ул завод тарихында авыр этапны узды. Сезгә тирән ихтирам һәм рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Бүген дә предприятиедә эш урыннары саклана. Республика Хөкүмәте алга таба да предприятиегә контрактлар белән дә ярдәм итәчәк», — диде Радий Хәбиров бүләкләү тантанасы алдыннан.

Сүз уңаеннан шуны да әйтеп үтәргә кирәк, хәзерге вакытта «Витязь» машина төзү компаниясе булган Ишембай транспорт-машина төзелеше заводында Радий Хәбиров 1981 елда хезмәт юлын фрезерлаучы булып башлаган.

Заводның генеральный директоры Ирек Арсланов Башкортстан Башлыгына игътибары һәм предприятиегә ярдәм итүе өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, бу бүләк – бөтен коллектив казанышы.

"Уралвагонзавод" концерны" җәмгыяте генеральный директоры Александр Потапов сүзләренә караганда, быел Русия илдә танк төзелүнең 100 еллыгын билгеләп үтә.

«Безнең ил танклар эшләү һәм җитештерү буенча дөньяда лидер булып тора. Беркемдә дә мондый техника юк, һәм без - иң яхшылары. Без бу планканы бергәләп тотачакбыз. «Витязь» заводы — Русиянең горурлыгы һәм билгесе, мондый предприятиеләр илдә бүтән юк. Биредә уникаль техника җитештерәләр, ул барлык климат зоналарында эшли. Аның зур киләчәге бар", - диде Александр Потапов.

Республика җитәкчесе хәзер Ишембайны үстерүгә дә зур игътибар бирелүе турында сөйләде. «Алга» махсус икътисади зонасы булдырылган, шәһәрне төзекләндерү буенча зур эшләр алып барыла. 2022 елда, республика беренче башкорт нефте чыгаруга 90 ел тулуны бәйрәм иткәндә, шәһәр тагын үзгәрәчәк.
Фото: "Башинформ"
Автор: Резида Валитова
Источник: https://kiziltan.ru/articles/ekonomika/D-nya-k-l-mend-lider-744630/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601
Читайте нас: