+12 °С
Ямғыр
Бөтә яңылыҡтар
Общие статьи
31 Март 2021, 08:50

"Бердәм система булдырырга кирәк..."

Федерация Советының Фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты рәисе, Федераль башкорт милли-мәдәни автономиясе советы рәисе Лилия Гомәрова Русиядә мигрантларның балаларын исәпкә алу буенча бердәм система булдырырга һәм ил территориясендә балалары турында вакытында мәгълүмат бирмәгән өчен ата-аналарга җаваплылык билгеләргә тәкъдим итте.

Утырыш Русия Президенты Владимир Путин катнашлыгында узган.

- Мигрантлар балаларын исәпкә алуның бердәм системасын, бердәм мәгълүматлар базасын булдырырга тәкъдим итәбез, без Русиягә балаларның күпме килүен, аларның нәрсә белән шөгыльләнүен, дәүләтнең социаль кайгырту чараларын төгәл күрергә тиеш, - диде Гомәрова бүген видеоконференция режимында узган милләтара мөнәсәбәтләр советы утырышында.

Русия Мәгариф һәм фән министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, хәзерге вакытта мигрантларның 140 мең баласы Русия мәктәпләрендә укый. Шул ук вакытта, сенатор билгеләп үткәнчә, төрле ведомстволарда бу мәгълүматлар кайвакыт аерылып тора.

- Безнең фикеребезчә, мигрантларның ата-аналарының Русия территориясендәге балалары турында вакытында мәгълүмат бирмәве өчен җаваплылыгын билгеләү мөһим. Чөнки без бу балаларның кайда балалар бакчасына, мәктәпкә йөрүләрен, поликлиникага беркетелгән булу-булмавын белергә тиеш, - дип билгеләде ул.
Фото: Башинформ
Автор: Ример Насретдинов
Источник: https://kiziltan.ru/articles/obraz/Berd-m-sistema-buldirirga-kir-k-741009/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601
Читайте нас: