+10 °С
Болотло
Бөтә яңылыҡтар
Общие статьи
30 Март 2021, 08:50

Мебель кластеры формалаша

Башкортстанның Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы төбәкара мебель кластерын формалаштыра.

Бу башлангыч турында республика Башлыгы Радий Хәбировның 2020 елның июнендә Туймазы ортопедик матраслар фабрикасына сәфәре барышында хәбәр ителде. Әлеге предприятие кластерның төп резиденты булачак, аңа тагын 10 компания керәчәк, дип хәбәр итә РБК-Уфа.
Башкортстан хакимияте җиһазлар сатып алуга чыгымнар өлешен субсидияләүдә, җир участоклары алуда ярдәм итәчәк. Кластерда катнашучыларның проблемалы мәсьәләләре республика Башлыгы белән "Сәнәгать сәгатендә" каралачак.

Кластерны Русия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы реестрына кертү предприятиеләргә федераль бюджеттан субсидияләр алырга мөмкинлек бирәчәк. Компанияләр өч ел дәвамында уртак проектларны гамәлгә ашыруга киткән чыгымнарның 30 процентына кадәр — күп дигәндә 300 миллион сумын түли алачак. Бу акчаларны җиһазларга лизинг түләүләренә, җитештерү мәйданнарын төзүгә яки реконструкцияләүгә кредитлар буенча процентларны түләүгә яки җиһазлар сатып алуга тотарга мөмкин. Субсидияләр шулай ук программа белән тәэмин итү, интеллектуаль милек объектларын теркәү һәм яклау өчен лицензияләр эшләү һәм сатып алу өчен бирелә.
Фото: bashinform.ru
Автор: Зөһрә Исламова
Источник: https://kiziltan.ru/articles/budni/Mebel-klasteri-formalasha-739300/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601
Читайте нас: