+6 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Общие статьи
25 март 2021, 08:50

Нәтиҗәләр бар, бурычлар күп

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров видеоконференция форматында узган округ киңәшмәсендә катнашты, аны Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров алып барды.

Киңәшмәдә катнашучылар сентябрьдә булачак Бердәм тавыш бирү көненә әзерлек, төбәк яшьләр сәясәтен һәм гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыру, мәктәп туклануын оештыру һәм башка темалар буенча фикер алышты.

Игорь Комаров COVID-19 таралуы белән бәйле хәлгә аерым игътибар юнәлтте. 2020 ел азагы белән чагыштырганда, округта авырулар саны 47 процентка кимегән. Шул ук вакытта койка фондының кирәклеге кими - узган елның декабренә карата 46 процентка.

Булган куәтләрне нәтиҗәле файдалану, диагностика белән колачлауның норматив дәрәҗәсен саклап калу, коронавирус белән авыручыларны кирәкле барлык дарулар белән тәэмин итү мәсьәләләре губернаторлар контролендә булырга тиеш. Русия Президентының Тулы вәкаләтле вәкиле, шулай ук, гражданнарны күпләп вакциналау өстенлекле юнәлеш булып тора, һәм аның темплары округ төбәкләрендә үсәргә тиеш, дип ассызыклады.

Округ киңәшмәсенең тагын бер темасы – гомумдәүләт проектлары. Аларны гамәлгә ашыру кысаларында Идел буе федераль округы буенча 24 меңгә якын кеше аварияле торактан күчерелгән, 22 яңа мәктәп төзелгән, аларда 15 меңнән артык урын булдырылган.

Русия Президентының Тулы вәкаләтле вәкиле округ төбәкләренең агросәнәгать комплексы өлкәсендәге уңышларын билгеләп үтте. Шуның белән бергә Игорь Комаров «Сәламәтлек саклау», «Демография» һәм «Торак» гомумдәүләт проектлары буенча эшне көчәйтү бурычы куйды.

Узган елда Башкортстанда 2,4 миллион квадрат метрдан артык торак төзелгән, бу «Стимул» программасы кысаларында инфраструктура проектларын гамәлгә ашыру хисабына да башкарылган.
Фото: "Башкортстан Башлыгы"
Автор: Резида Валитова
Источник: https://kiziltan.ru/articles/budni/N-ti-l-r-bar-burichlar-k-p-732585/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601
Читайте нас: