+13 °С
Болотло
Бөтә яңылыҡтар
Общие статьи
23 Март 2021, 08:50

Илдар Шәфыйков отставкага китте

Ул 2015 елдан Торак һәм төзелеш күзәтчелеге буенча дәүләт комитеты рәисе вазыйфасын башкарды.

Торак һәм төзелеш күзәтчелеге буенча дәүләт комитеты рәисе Илдар Шәфыйков отставкага китте. Республика киңкүләм мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, төбәк Хөкүмәте Президиумында республика Премьер-министры Андрей Назаров ведомство башлыгына киңәшмә тәмамланганнан соң ук “эштән китү турында гариза язарга” кушты.

“РБК-Уфа " Шәфыйковның отставкасын дәүләт комитеты Хөкүмәтнең төбәктәге җылылык өчен түләүләрнең кискен артуын ачыкларга кушкан бурычын үтәмәве һәм бу проблеманы хәл итүгә бюрократик карашта булуы белән бәйли.

"Ведомство республиканың 400 йортында гына җылылык өчен түләүләрнең дөреслегенә тикшерү үткәргән һәм хилафлыкларны бетерү турында 200 күрсәтмә биргән. Моннан тыш, комитет инспекторлары идарәче компанияләрнең һәм ресурс белән тәэмин итүче оешмаларның язма хисапларына гына сылтама ясаган, урыннарга барып, халык белән аралашмаган, бу, үз чиратында, халыкның канәгатьсезлеген арттырган гына”, — дип хәбәр итә басма.


Билгеле булуынча, Илдар Шәфыйков Торак һәм төзелеш күзәтчелеге буенча дәүләт комитеты рәисе итеп 2015 елның октябрендә билгеләнгән иде. 2014 елдан 2015 елга кадәр җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры урынбасары булып эшләде, 2012 елдан 2014 елга кадәр “Уфа инвестицион-төзелеш комитеты” МУП директоры урынбасары вазыйфасын башкарды.
Фото: bashinform.ru
Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Источник: https://kiziltan.ru/articles/budni/Ildar-Sh-fiykov-otstavkaga-kitte-728865/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601
Читайте нас: