+13 °С
Болотло
Бөтә яңылыҡтар
Общие статьи
19 Март 2021, 08:50

Фәндәге яңалыклар халыкка хезмәт итәчәк

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Сколково» фондының төбәк һәм халыкара үсеш буенча вице-президенты Юрий Сапрыкин белән очрашты.

Фикер алышуның темасы - Уфада югары технологияләр технопаркын - IQ-парк булдыру проектын гамәлгә ашыру барышы, Инновацияләр һәм технологик эшкуарлык өлкәсендә фонд чараларын үткәрү.

Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, республика Русиянең алдынгы инновацион төбәкләре исемлегендә.

– Шул ук вакытта без бер урында утырмыйбыз, бизнес өчен яңа урыннар булдырабыз. Күптән түгел «Киләчәк фабрикасы» үзәге ачылды, 20ләп коворкинг эшли башлады, – дип сөйләде республика Башлыгы. - Башкортстанда «Фән» гомудәүләт проекты кысаларында дөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-мәгариф үзәге булдырылды. Бу эштә безнең партнерыбыз - Сколково фән һәм технологияләр институты. Без алдынгы технологик проектларны гамәлгә ашыру өчен фәнне, бизнес һәм инновацион предприятиеләрне берләштерәбез.

Башкортстан Хөкүмәте һәм «Сколково» Фонды арасында хезмәттәшлек турында килешү кысаларында Уфада югары технологияләр технопаркы - IQ-парк төзелә. Ул Зәки Вәлиди урамындагы буш торган 32А адресы буенча офис бинасында урнашачак.

Аның резидентлары Ягулык-энергетика комплексы, Мәгълүмат технологияләре һәм башка перспективалы тармаклар өчен инновацион эшләнмәләр белән шөгыльләнүче югары технологияле компанияләр булачак. Технопаркның зур өстенлеге Башкорт дәүләт университеты белән янәшә урнашуы булачак.

IQ-паркта резидентлар өчен стартапларны тизләтелгән үстерүгә һәм эшләнмәләрне коммерцияләштерүгә ярдәм итүче төрле сервислар тәкъдим ителәчәк. Технопарк креатив һәм эксперименталь киңлекләр, коворкинг-зоналар, инкубация һәм акселерация программалары һәм уникаль ярдәм инструментлары ярдәмендә талантлы яшьләрне җәлеп итү үзәгенә әвереләчәк.

- Без Уфадагы яңа IQ-паркка зур өметләр баглыйбыз. Аны инновацияләр үсешендә көчләребезне берләштерү, бу эшне Фонд һәм аның партнерлары ресурсларыннан файдалану мөмкинлеге белән координацияләү мәйданчыгы буларак карыйбыз, - диде Радий Хәбиров. – Без аралашырга, алга китешкә, яңа, якты һәм кызыклы идеяләргә әзер. Һәм безнең өчен «Сколково» төбәк операторы статусы булу бик мәртәбәле.

- 19 мартта Уфада «Сколково» фондының "Ufa SuperHero 2021" инкубация программасы старт ала. Бу IT-белгечләр өчен IQ-паркта барыннан да элек тормыш кайнавы безнең өчен бик мөһим. Шуңа күрә хәзер үк без технопарк резидентлары пулын формалаштыру буенча чираттагы чараларны башлап җибәрәбез, - диде Юрий Сапрыкин. – Безнең бурыч - объект ачылганчы ук бик күп проектлар, яшь командалар, индустриаль партнерлар туплау. Ел ахырына беренче нәтиҗәләрне күрербез дип өметләнәбез.
Фото: "Глава РБ"
Автор: Резида Валитова
Источник: https://kiziltan.ru/articles/budni/F-nd-ge-ya-aliklar-halikka-hezm-t-it-ch-k-723283/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601
Читайте нас: