+21 °С
Болотло
Бөтә яңылыҡтар
Общие статьи
18 Март 2021, 08:50

Балалар һәйкәлгә ут төрткән...

Күмергә әйләнгән һәйкәл өчен кем җавап бирер?

Татарстанның Зәй шәһәрендәге Җиңү бульварында урнашка “Азат итүче сугышчы” һәйкәле янган. Һәйкәл композит материалдан ясалган булган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәр итә.

Янгын сүндерүчеләр утны тиз сүндереп бетергән, тик һәйкәл янып беткән.

Соңрак билгеле булганча, һәйкәлгә ут кабу балалар шуклыгы аркасында килеп чыккан. Агентлык хәбәр итүенчә, күзәтү камералары берничә малайны төшереп алган. Һәйкәл янында өч-дүрт малай ут белән шаяра. Алар арасында кыз бала да була. Бер мизгелдә конструкциянең бер өлешенә ут каба, аннары ялкын һәйкәлнең үзенә дә күчә. Балалар янгын булган урыннан качып киткән.

Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсендә хәбәр итүләренчә, ут төртүдә шикләнелгән балаларны эзләп табу өчен полиция хезмәткәрләре Зәй мәктәпләренә барган. Билгеле булуынча, һәйкәлгә ут төртүдә шикләнелгән малайларны тапканнар. Аларның иң кечесенә — 9, зурысына 11 яшь.

Әлеге очрак буенча “Хәрби һәйкәлләрне юкка чыгару” мәддәсе нигезендә җинаять эше ачылган.
Фото: m24.ru
Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Источник: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/Balalar--yk-lg-ut-t-rtk-n-721260/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601
Читайте нас: