+16 °С
Болотло
Бөтә яңылыҡтар
Общие статьи
17 Март 2021, 08:45

Мәдәни мирас сакланачак

Уфада Идел буе федераль округының мәдәни мирас объектларын саклау органнары җитәкчеләре һәм белгечләре өчен ике көнлек округ семинар-киңәшмәсе үтүе турында хәбәр иткән идек. Дәвамы ничек?

Секцияләрдә эшләгәндә семинар-киңәшмәдә катнашучылар республиканың мәдәни мирас объектларын саклау һәм үстерү өлкәсендәге компетенцияләре белән танышты, тәҗрибә һәм булган практикалар белән уртаклашты.

- 2024 елда Уфаның 450 еллыгын бәйрәм итү алдыннан мәдәни объектларны саклау һәм үстерү буенча яңа алымнар эзләү безнең өчен аеруча актуаль. Русия Президенты указы нигезендә әлеге истәлекле юбилейга федераль статус бирелде. Без башкалабызны җитди үзгәртергә ниятлибез, «Иске Уфа»ның архитектур йөзен тергезүгә аерым игътибар бирәбез, – диде Премьер-министрның беренче урынбасары, Башкортстан Хөкүмәте Аппараты җитәкчесе Илшат Таҗетдинов. - Гомумән алганда, безнең мәдәни мирасны саклау эшендә билгеле бер тәҗрибә тупланган. Без үз эшләнмәләребез белән уртаклашырга әзер һәм яңа идеяләр өчен ачык.

Семинар-киңәшмәнең икенче көне Стәрлетамакта узачак һәм тарихи җирлекләр территорияләрендә мәдәни мирас объектларын саклау үзенчәлекләренә багышланачак. Икенче ел рәттән Башкортстан кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы мохит булдыру буенча иң яхшы проектларның Бөтенрусия конкурсында алда бара.

Төбәк әһәмиятендәге тарихи җирлекләр исемлегенә Стәрлетамак, Николо-Березовка, Воскресенское, Зилаер, Келәш, Югары Биектау һәм Темәс авыллары территорияләре өлешләре кертелгән. Бу тәҗрибә семинарда катнашучыларга кызыклы, ә башка төбәкләр тарафыннан кулланыла торган алымнар Башкортстанда да кирәк булачак.
Фото: "Башинформ"
Автор: Резида Валитова
Источник: https://kiziltan.ru/articles/berdmlek/M-d-ni-miras-saklanachak-719443/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601
Читайте нас: