+12 °С
Ямғыр
Бөтә яңылыҡтар
Общие статьи
17 Март 2021, 08:45

«Ашыгыч экспорт ярдәме» ярдәмгә килә!

Бүген «Ашыгыч экспорт ярдәме» белгечләре Салават, Стәрлетамак шәһәрләрендә һәм Белорет районында урнашкан предприятиеләргә чыкты.

Мобиль бригада экспорт юнәлешле 14 компаниядә булды, анда эшкуарлар белән бергә җитештерүне карады һәм компаниянең алга таба экспортка чыгу буенча шәхси эше өчен чек-листлар тутырды.

- Агымдагы ел башыннан без экспорт юнәлешле предприятиеләрне ачыклау, шулай ук гамәлдәге экспортерларга чит илләрдә сату базарларын киңәйтергә ярдәм итү өчен «Ашыгыч экспорт ярдәме» проектын гамәлгә ашыруга актив керештек. «Ашыгыч экспорт ярдәме» эше нәтиҗәсендә без 2024 елга экспортерлар санының 900дән 1400гә кадәр артуын көтәбез, - дип хәбәр итте Башкортстанның Тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге буенча дәүләт комитеты рәисе Маргарита Болычева.

"Ашыгыч экспорт ярдәме" мобиль бригадалары составына республиканың Тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге буенча дәүләт комитеты, Экспортка ярдәм итү үзәге, Уфадагы Экспорт үзәге вәкилләре һәм БашДУ студент-волонтерлары керде.

Фото: Башинформ
Автор: Ример Насретдинов
Источник: https://kiziltan.ru/articles/ekonomika/Ashigich-eksport-yard-me-yard-mg-kil-719467/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601
Читайте нас: