+13 °С
Болотло
Бөтә яңылыҡтар
Общие статьи
10 Март 2021, 09:00

Юллар имин, сәяхәтчеләр канәгать булсын

Башкортстан Хөкүмәтендә юл буе сервисы һәм чокырларны ямау өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр буенча киңәшмә узды.

Киңәшмә видеоконференция режимында республика Премьер-министры Андрей Назаров рәислегендә Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары, икътисади үсеш министры Рөстәм Моратов һәм Премьер-министр урынбасары Рәиф Абдрәхимов катнашлыгында узды.

Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә чокырларны ремонтлау булды. Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Лилия Монасыйпова хәбәр иткәнчә, 2020 елда бүлеп бирелгән бюджетара трансфертлар күләме 10 миллиард 371 миллион сум тәшкил иткән, шул исәптән федераль бюджет акчалары исәбеннән – 2 миллиард 147 миллион сум.

Аларның 10 миллиард 108 миллион сумы үзләштерелгән (97,5%), шул исәптән федераль бюджет акчалары исәбеннән – 2 миллиард 139 миллион сум (99,6%).
Шул ук вакытта 44 муниципалитет аларга җиткерелгән бюджетара трансфертларның 100 процентын үзләштергән. Шул ук вакытта Лилия Монасыйпова киңәшмәдә катнашучыларның игътибарын хисап бирү буенча бик түбән башкару дисциплинасына юнәлтте.

Андрей Назаров видеоконференцэлемтә режимында әлеге күрсәткеч буенча артта калучы муниципалитетлар башлыклары белән аралашты һәм атна ахырына кадәр әлеге мәсьәләне хәл итәргә кушты.

Башкортстан Башлыгынып социаль коммуникацияләр буенча идарәсе начальнигы Елена Прочаковская гражданнарның юллар торышы буенча мөрәҗәгатьләренә анализ ясады. Урал аръягында яшәүчеләрнең кар чистарту мәсьәләләре буенча мөрәҗәгатьләре бүгенге көндә аеруча мөһим. «Башкиравтодор» җәмгыятенең генеральный директоры Илдар Юланов ышандырганча, техника бураннан аеруча зыян күргән районнарга һәм муниципалитетларга күчерү өчен әзер.

Киңәшмәнең икенче өлеше республикада юл буе сервисы мәсьәләләренә багышланган иде.

- Бездә юл буе сервисын үстерү буенча нәтиҗәле эш сигез айдан артык дәвам итә. Без системалы рәвештә эшлибез, норматив-хокукый база формалаштырылган, – дип аңлатты Андрей Назаров. Ул ассызыклаганча, муниципаль берәмлекләр өчен кирәкле тәкъдимнәр эшләнгән. - Быел без башкарылган эш нәтиҗәләрен күрергә тиеш, һәм республика халкы һәм кунаклары безнең юлларда йөрү уңайлыгын тоярга тиеш.

Хәзерге вакытта муниципаль берәмлекләрдән барлыгы 664 җир участогы буенча тәкъдимнәр килде. Экспертиза нәтиҗәләре буенча 217 участокның генераль схемасына кертелгән: 89 участок (әзерлекнең беренче этабы кысаларында) һәм 128 участок (икенче этап буенча). Әлеге участоклар буенча инвестор өчен кирәкле мәгълүмат әзерләнгән: 34 параметрлы инвестицион паспортлар һәм участокларның фоторәсемнәре. Хәзерге вакытта тагын 231 җир участогы эшкәртелә.

- 13тән артык участокны - 23 муниципалитет, 8-12 участокны - 24 муниципалитет, 7 участокны 16 муниципалитет тәкъдим итте. 1 апрельгә кадәр без бу эшне төгәлләргә планлаштырабыз. 500 җир участогыннан торган исемлек формалаштырылачак,- дип сөйләде Рөстәм Моратов.

Барлык җир участоклары турында мәгълүмат Башкортостан Республикасының инвестицион порталына урнаштырылачак. Участокларның бер өлеше инде урнаштырылган, хәзер икенче этап буенча участокларны йөкләү процедурасы бара. 15 апрельгә генераль схемадан барлык участоклар интерактив режимда эшләячәк.
Фото: pravitelstvorb.ru
Автор: Резида Валитова
Источник: https://kiziltan.ru/articles/budni/Yullar-imin-s-yah-tchel-r-kan-gat-bulsin-708836/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601
Читайте нас: