+1 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 елMAX
Барлык яңалыклар
Общие статьи
9 март 2021, 11:00

Радий Хәбиров бәйрәм белән котлады

Республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә барлык хатын-кызларны 8 Март бәйрәме белән котлады.

Шәһәр читендә ял көннәрендә ясалган фото астында кыска гына пост бирелгән: «Бәйрәм белән тагын бер кабат, сөеклеләребез!»
Исегезгә төшерәбез, бу ялларда Башкортстан Башлыгы хатыны белән бергә республика буйлап сәфәр кылды. Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә хәбәр иткәнчә, шул рәвешле ул Башкортстандагы гаилә үзенең ял көнен ничек үткәрә алуын тикшерергә булган.
"Бүген мин төбәк Башлыгы түгел, ә гади турист - без хатыным белән бу хакта сезгә сөйләячәкбез. Минем яшерен максатым да бар - республиканың туристик мөмкинлекләрен алга этәрәчәкмен. Алар чиксез диярлек. Безгә Каринэ белән республикада ял көннәрендә гаиләнең ничек итеп көн уздыра алуы кызык. Без Башкортстан буйлап йөрибез!”, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.
Фото: "Башинформ"
Автор: Фануз Хабибуллин
Источник: https://kiziltan.ru/articles/budni/Radiy-H-birov-b-yr-m-bel-n-kotladi-707193/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601
Читайте нас