+12 °С
Ямғыр
Бөтә яңылыҡтар
Общие статьи
3 Март 2021, 11:05

Сары сандугачым, имеш...

Купшы сүзләр чын хәстәрлекне алыштыра алмый шул.

Иртә белән эштә утырам. Социаль челтәрдәге фотомның астына бер ир-егет комплимент язды: “Чибәрсең, чукынчык!..” Сискәнеп киттем. Исеме дә, фотосыннан үзе дә бер дә таныш түгел. Кем булыр икән?!
– Елмаю сиңа килешә! – дип дәвам итә теге кеше.
– Рәхмәт! Кем соң Сез? Әллә без танышлармы? – димен.
– Вакыты җиткәч, белерсең! Миңа Сез дип эндәшмә, җенем сөйми рәсмилекне! – ди.
Икенче көнне дә серле хатлар килде. Иң элек шунысын әйтим: мин гаиләле, иремне яратам. Дүрт яшьлек кызыбыз бар. Шуңа да язышуга нокта куяр өчен:
– Мин кияүдә... – димен.
– Бер дә аптырамыйм! Мин дә өйләнгән, хатыным, кызым бар! – ди серле танышым.
– Шулай булгач, алга таба сүз куертуның кирәген тапмыйм.
– Син алай кырт кисмә. Безгә күрешергә кирәк. Мин командировкага китәм. Кайткач, очрашабыз. Килештекме?
Тукта-тукта... Командировкага китәм, хатыным, кызым бар, ди... Соң бу бит минем ир!!! Әлбәттә, ул! Иртәгә Мәскәүгә очарга тиеш. Ах, хәчтерүш! Социаль челтәрләр­дә эшсез ирләр генә утыра, дигән була тагын! Кеше ирләре кебек назлы сүзләр әйтмисең, дип тукый торгач, барып җиткән тегеңә! Күзгә карап әйтергә оялгач, Интернет аша яза башлады! И-ии, җанки-сәк­кәем! Сиздерми генә йөрисең, телең бал да май икән бит синең! Иркә гөлем, йөзем бөртегем, сары сандугачым... Тагын әллә ниләр! Үләм!.. Каян бу кадәр матур сүзләр таба диген?!
Ә өйдә сиздермәгән булып кылана. Кабалана-кабалана юлга җыена:
– Тапочкаларны салдыңмы? Тагын шул триконы юып элдеңмени инде! Нигә шулкадәр ашарга тутыр­дың? Миңа бирән чире тарымаган әле!
Ә мин, мут елмаеп, аның кыланышын күзәтәм. Һай, артист та ин­де үзе! Бигрәк җитди, эшлекле булып күренергә ярата!
– Син нәрсә бу көннәрдә миңа юләр кеше кебек карыйсың ул? Бер-бер хәл булдымы әллә? – ди, башын сәпсим сантыйга салып.
Ә мин тагын да серлерәк елмаеп, Интернетта миңа язган сүзләре белән җавап кайтарам:
– Сау бул, сандугачым! Җомга көн­не очрашканга кадәр!
Мәскәүдән тагын да җылырак, матур сүзләр белән бизәлгән смс­лар яуды. Телефоннан артык хискә бирелми, үземнең, кызыбызның хәл­ләрен сорый да, Интернетта башка кешегә әверелә дә куя инде минем ир!
– Ничек анда Мәскәүдә, көннәр җылымы? – дип язам.
– Нинди Мәскәү?! Мин Калининградта ич! – ди.
Вәт юморист та инде үзе! Тәки теге серле кешенең үзе икәнлеген белдерәсе килми!
– Мин сиңа сюрприз әзерләдем! Җомга көнне очрашуга мотлак килергә тиешсең! – дип яза.
– Әлбәттә, киләм! Әйдә, безнең тәүге очрашкан урында – Салават Юлаев һәйкәле янында очрашабыз! – димен, тәмам хискә бирелеп.
– На счет тәүге дигәнне бик аң­ла­­мадым, конечно. Салават икән Са­лават булсын, әйдә! 19.00да!
И, бу ирләр, тавык мие эчкән нәр­­сәләр! Беренче тапкыр Салават Юлаев мәйданында очрашкан идек без! Шуны оныткан, аңламадым дигән була! Аның каравы, шушы көннәрдә өйләнешүебезгә 7 ел тула. Аны онытмаган, димәк. Сюрпризны да шул дата уңаеннан әзерли булса кирәк...
Нинди сюрприз микән?! Ах!.. Мөгаен, энҗе алкалардыр! Әйе-әйе! Күптән сорыйм бит инде мин аларны! Хәтта берзаман үзен ки­беткә алып кереп, ниндиен телә-гәнемне күрсәткән идем. И, алтыным минем! Бөркетем! Синең ке-бекләрне көндез чыра яндырып эзләсәң дә табасы юк!
Мин инде хыялымда шул алка-лар белән саташа ук башладым. Очрашуга озын зәңгәр күлмәгемне әзерләдем. Энҗе алкалар ул күлмәк белән бии-ик нык килешәчәк! Ә икенче көнгә мин ул алкаларны тагып эшкә барачакмын. Бүлектәге алты хатын көнләшүдән алты якка тәгәрәсен, әйдә!
Ниһаять, җомга җитте. Интернет бүген, никтер, “эндәшми”. Көндезге 12ләр тирәсендә ирем шалтырата: “Аэропортка килеп төштем. Бик арыдым. Хәзер өйгә кайтам, кичкә кадәр ял итәм”.
– Рәхәтләнеп ял ит, йокыңны туйдыр! Очрашканга кадәр, җаным! – димен.
Кызыбызны бакчадан кем алу мәсьәләсен атна башында ук хәл иттем. Бүгенге кич – икебезнеке генә! Башымда – матур прическа, өстемдә – диңгез төсле зәңгәр күл­мәк. Тиздән колак очларымда энҗе бөртекләре балкыячак... Йөрәгем, түз генә!
Җиде тула унбиш минуттан ук билгеләнгән урынга барып бастым. Дулкынланам. Нәкъ җиде ел элек дулкынланган кебек. Ә, бәлки, тагын да ныграктыр әле. Җиде тулды... Сигезенче китте... Мөгаен, чәчәкләр алып өлгермәгәндер. Кайсын сайларга да белми торадыр әле. Сигез тулды. Кая әле, шалтыратып карыйм үзенә: “Абонент недоступен, или находится вне зоны действия сети...”
Аңладым, зарядкасы беткән моның! Хәзер килеп җитәчәк. Очрашу урынын белә бит инде. Сәгать тугыз тулды. Инде караңгы да, аңа ияреп, кәеф тә төшә башлады... Мәйдан уртасында, кырмыска күчедәй, әле тегеләй, әле болай йөренүче кешеләр арасында таш сын кебек басып торам. Шулчак сумканы дерелдәтә-дерелдәтә телефон шалтырады.
– Син кайда йөрисең?! Әллә бүген кайтмаска уйладың? Корсак та ачты, давай, тизрәк! – Ирнең йокылы тавышын ишетүгә өскә салкын су сиптеләрмени!
– Ничек?.. Ә Юлаев мәйданы, бүгенге романтик кич? Син бит үзең яздың...
– Нинди романтик кич?! Кая яздым? Юлдан эт булып арып кайттым, ә син...
– Булдыралмагач, нигә башла­дың бу уенны! Йөзем бөртегем, са­ры сандугачым, имеш! Нәрсә, энҗе алкалар да юкмы?! – дим, урам уртасында истерикага бирелеп.
– Хатын, син нинди энҗе алкалар таптырасың миннән?! Реально түбәң китә башлады что ли?! Шул баскан җиреңнән беркая китмә! Хәзер килеп җитәм...
Өйгә кайтып егылдым. Ирнең йөзе агарынган, борчулы. Кай арада чәй ясап китерде, өскә калын юрган япты. Артык сүзләр дә ки-рәкми! Менә кайда икән ул чын бәхет!..
Интернет дәрьяларыннан: “Са­ры сандугачым! Калининградта – буран! Рейслар кичектерелде, матурым! Башка көнне очрашырбыз, аппагым, яме!” дигән купшы сүзләр­гә бай хат гади генә кайгыртучанлык янында буш, мәгънәсез иде...

Динә ДИНДАРЬЯНОВА.
Уфа шәһәре.
Фото: "РИА НОВОСТИ"
Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: