-1 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Общие статьи
3 март 2021, 11:00

Сөяркәсе белән дустын бәреп үтергән

Стәрлетамакта 1 март төнендә полициягә бер ирдән хәбәр килгән.

Ул көнләү нәтиҗәсендә өйдәшен һәм дустын урындык белән кыйнаганлыгын сөйләгән. Алар инде үлгән була.
Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, җинаять урынына беренче булып полициянең патруль-пост хезмәткәрләре килгән. Алар шикләнелүчене фаҗига булган йортта эләктерә.
Башлангыч мәгълүматлар буенча, шикләнелүче — Стәрлетамакта яшәүче 33 яшьлек кеше, ул 49 яшьлек өйдәше белән бергә иске танышы — 62 яшьлек ир янына кунакка килгән. Алар табын корган һәм шунда шикләнелүченең сөеклесе кайчандыр йорт хуҗасы белән бергә саунага барганлыгын сөйләгән.
Әлеге хәбәрне ишеткәч, яшь ир чыгырыннан чыга һәм, табуретканы эләктереп, дустын һәм кайчандыр, имеш, хыянәт иткән сөяркәсен тукмый башлый.
Алынган җәрәхәтләрдән хатын һәм ир үләләр. Үтерүче исерек хәлдә ятып йоклый. Уянгач, кухняда ике гәүдәгә юлыгып, полициягә шалтырата.
Җинаять эше кузгатылган.
Фото: кп.ру
Автор: Резеда Галикәева
Источник: https://kiziltan.ru/articles/donja/S-yark-se-bel-n-dustin-b-rep-terg-n-700136/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601
Читайте нас: