+13 °С
Болотло
Бөтә яңылыҡтар
Общие статьи
1 Март 2021, 11:05

Ярты ел мәет белән яшәгәнъ

Бу коточкыч хәл Уфада булган.

Күпкатлы йортларның берсендә яшәүчеләр бер фатирдан чыккан сасы искә зарланган. Анда ярты ел таркалган ирнең җәсәде яткан икән, ә аның абыйсы бу айларда мәет белән яшәгән.
Мәрхүмнең гәүдәсен кунакка килгән иптәше, башка чыганаклар буенча - мәрхүмнең үги улы тапкан. Фатирга кергәч, ир күренештән аптырашта калган. Ярымтаркалган мәет йөзтүбән ята, фатирда коточкыч ис.
Мәрхүмнең абыйсы бу вакытта шул ук фатирда яшәгән, ә күршеләренең сорауларына, туганым акча эшләргә китте, шуңа күрә күренми, дип җавап биргән.
Вакыйга урынына шунда ук полицейскийлар килә, алар пенсионерны күрсәтмәләр бирү өчен бүлекчәгә алып китә.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, ир психик чирдән җәфа чигә. Аның бу үлемгә катнашлыгы булуы ихтимал.
Фото: кп.ру
Автор: Резеда Галикәева
Источник: https://kiziltan.ru/articles/donja/Yarti-el-m-et-bel-n-yash-g-n-696859/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601
Читайте нас: