+13 °С
Болотло
Бөтә яңылыҡтар
Общие статьи
25 Февраль 2021, 11:00

Бураннар да батырлыкка сәбәп!

Күз ачкысыз буранлы юлда юл хәрәкәте хәвефсезлеге инспекторы күпләрне сокландырган.

Республикабызда февраль ахырына хас булмаган аномаль салкыннар хөкем сөрә. Соңгы көннәрдә чатлама салкыннарга көчле җил, буран да өстәлде.

Экстремаль һава торышы юлда бик күп күңелсезлекләргә китерде. Кайбер юлларны кар күмде, машиналар йөри алмас булды.

Күрше төбәк – Ырынбур өлкәсендәге юл хәрәкәте хәвефсезлеге инспекторы автомобильчеләрне гаҗәпләндергән дә, сокландырган да: инспектор, күз ачкысыз буранда туктап калган машиналар алдыннан хәвефсез юлны күрсәтеп, салкын җилгә бирешмичә йөгереп барган. Салкын да, җил-буран да яхшы гамәлләр кылуга киртә түгел шул!

Батырлар безнең арабызда! Күбрәк булсын иде андыйлар!
Фото: news.myseldon.com
Автор: Ләйсән Якупова
Источник: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/Burannar-da-batirlikka-s-b-p-691758/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601
Читайте нас: