+13 °С
Болотло
Бөтә яңылыҡтар
Общие статьи
17 Февраль 2021, 11:05

Милли сәясәтне гамәлгә ашырганда җәмгыятьнең роле нинди?

Бүген Башкортстан Иҗтимагый палатасында “Дәүләт милли сәясәте стратегиясен гамәлгә ашыруда гражданлык җәмгыяте институтларының роле” дигән очрашу үтте.

Чараны республика Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары, Русия хәрби-тарихи җәмгыятенең Башкортстан төбәк бүлеге җитәкчесе Рамил Рәхимов ачты һәм алып барды.
- Дәүләт милли сәясәте стратегиясе 2017 елда кабул ителде. Ул 2025 елга кадәр гамәлгә ашырылырга тиеш. Русия - ул күпмилләтле ил. Безнең илдә дус һәм тату яшәүче халыклар безнең заманча тормышыбызны төзи һәм эшли - болар барысы да тарихи яктан бик катлаулы юл белән килеп чыкты. Милли характердагы проблемалар бар. Һәм бу проблемаларны хәл итәргә кирәк, - диде Рамил Рәхимов.
Чарада катнашучыларны Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Михаил Мишин сәламләде.
Русия Федерациясе Иҗтимагый палатасының Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне яхшырту буенча комиссиясе рәисе, Русия Президенты каршындагы Милләтара мөнәсәбәтләр советы президиумы әгъзасы Владимир Зорин “Милләтара һәм диннәр арасындагы татулыкны ныгытуда гражданлык җәмгыятенең роле” дигән темага чыгыш ясады.
- Мин инде икенче тәүлек хезмәттәшләрем белән Башкортстанга сәфәр кылам. Әйтергә кирәк, федераль экспертлар фикеренчә дә, республикада барлык үлчәмнәр буенча тотрыклы, идарә ителә торган хәл. Әлбәттә, кыенлыклар да бар. Моны билгеләргә кирәк. Әмма иң мөһиме - республикада барлыкка килә торган проблемаларны хәл итү тәҗрибәсе һәм яңа куркынычларга җавап бирү буенча кирәкле тәҗрибә тупланган, - диде Владимир Зорин.
Иҗтимагый палатаның Мәдәният, милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне яхшырту комиссиясе рәисе, “Бөтендөнья башкортлары корылтае (конгресс)” Халыкара иҗтимагый берләшмәләр берлеге башкарма комитеты рәисе Галим Якупов, “Башкортстан урыслары соборы”ның җитәкчесе урынбасары Андрей Басов оешмаларның эшчәнлеге белән таныштырдылар.
“Башкортстан татарларының милли-мәдәни автономиясе” иҗтимагый оешмасы төбәк советы рәисе урынбасары, “Кызыл таң” гәзитенең баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов “Мәдәниятне һәм телне саклау һәм үстерү - Башкортстан халыклары хезмәттәшлеген һәм бердәмлекне ныгыту өчен ныклы нигез” дигән чыгыш тәкъдим итте.
"Милли-мәдәни автономияләр булдыру Русия халыкларының телен, әдәбиятын, сәнгатен, мәдәниятен һәм традицияләрен саклауда һәм үстерүдә зур әһәмияткә ия булды. Милли мөнәсәбәтләр өлкәсе, нигездә, дәүләтнең тотрыклылыгын һәм иминлеген билгели», - дип билгеләп үтте Фаил Камил улы.
Ул "Башкортстан татарларының милли-мәдәни автономиясе" оешмасы турында сөйләде, оешма татар халкының рухи мирасын, үзенчәлеген, телен, мәгарифен, милли мәдәниятен саклау мәсьәләләрен хәл итүгә юнәлтелгән чараларны оештыра. Бүген республиканың 49 районында әлеге оешманың бүлекчәләре оештырылган. Милли-мәдәни автономия проектлары кеше тормышының биш төп юнәлешен чагылдыра: мәгариф, хезмәт, шул исәптән эшкуарлык, мәдәният, спорт, ял итү. Барлык проектларда төрле яшьтәге кешеләр катнаша: яшьләр, мәктәп укучылары, студентлар, эшчеләр, фермерлар, эшкуарлар.
"Милләтара мөнәсәбәтләрне яхшыртуга юнәлтелгән чаралар һәм проектлар үткәреп, безнең иҗтимагый оешма, конкрет мисалларда, төрле халыкларның, традицияләрнең һәм мәдәниятләрнең берләшүе мисалында бүгенге тормышыбызны күрсәтә. Төрле милләт кешеләре арасында үзара мөнәсәбәтләр мәдәниятен формалаштыру, алар арасында ихтирамны ныгыту - безнең уртак эшебез", - диде Фаил Фәтхетдинов.
Фото: Динар Кәлимуллин.
Автор: Фануз Хабибуллин
Источник: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/Milli-s-yas-tne-gam-lg-ashirganda--mgiyatne-role-nindi-680802/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601
Читайте нас: