+13 °С
Болотло
Бөтә яңылыҡтар
Общие статьи
16 Февраль 2021, 11:00

Муниципалитетларда "этноконфессиональ паспорт" булачак

Бүген Уфада “Торатау” конгресс-холлында “Башкортстанда дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру: бурычлар һәм перспективалар” төбәк форумы кысаларында “Русия Федерациясе субъектларында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру: Башкортстан Республикасы тәҗрибәсе” дигән “түгәрәк өстәл” узды, ул республика Мәдәният министрлыгының гуманитар тикшеренүләр үзәге оештырылуның 5 еллыгына багышланган.

“Түгәрәк өстәл”не оештыручылар: Башкортстан Мәдәният министрлыгы һәм аның гуманитар тикшеренүләр үзәге дәүләт автономияле учреждениесе.
Чарада Русия Иҗтимагый палатасының милләтара һәм дин-ара мөнәсәбәтләрне гармонияләү буенча комиссия рәисе Владимир Зорин, Русия Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Михаил Мишин, Милләтләр эшләре буенча федераль агентлыкның милләтара һәм дин-ара мөнәсәбәтләрне мониторинглау идарәсе начальнигы Абдулгамед Булатов, республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Азат Бадранов, мәдәният министры Әминә Шәфыйкова, Гуманитар тикшеренүләр үзәге директоры Марат Мәрданов, Дәүләт думасы һәм Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары, галимнәр һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашты.
“Түгәрәк өстәл”дә катнашучылар дәүләтнең гражданлык җәмгыяте институтлары, этник һәм дини берләшмәләр белән үзара хезмәттәшлеге мәсьәләләре, киңкүләм мәгълүмат чараларының роле, этномәдәни һәм яшьләр фәнни-мәгариф проектларын гамәлгә ашыру тәҗрибәсе турында фикер алышты.
Марат Мәрданов белдергәнчә, "Этноконфессиональ паспорт" булдырылачак, аны район хакимиятләре алып барачак. Милли һәм конфессияара мөнәсәбәтләргә дәүләт мониторингы һәм конфликтлы хәлләрне иртә кисәтү буенча "Паспорт" системасы кысаларында Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык тарафыннан әзерләнгән һәм кертелгән. Хәзерге вакытта система апробация уза, һәм февраль ахырына кадәр тулы куәтенә гамәлгә керәчәк.
Системага республиканың барлык власть органнарын, шәһәр һәм районнарын тоташтырачаклар. Үзәк белгечләре муниципаль берәмлекләрдәге хәлне бәяләячәк. Аерым алганда, төп өч төркем бүленгән, ә муниципалитетлар үзләре, янау характерына һәм дәрәҗәсенә карап, этноконфессиональ куркынычларны шартлы рәвештә «яшел», «сары» һәм «кызыл» зоналарга бүлгәннәр.
"Башкортстан милләтара, дин-ара мөнәсәбәтләр күзлегеннән кызыклы, ул безнең ил үзенчәлекләре тупланган тамчы булып тора. Беренчедән, бу өч зур халык: башкортлар, урыслар һәм татарлар тупланып яшәгән төбәк. Республика халыкларының атмосферасы гомумрусия атмосферасында чагыла. Бу яктан Башкортстанның хәле уникаль. Шунысы да мөһим, Башкортстанда этносәяси процесслар белән идарә итү моделе барлык дәрәҗәләрдәге властьның, гражданлык җәмгыяте институтларының гамәлләрен комплекслы якын килүне һәм координацияләүне исәпкә алып төзелгән", - дип билгеләде Владимир Зорин.
- Башкортстан һәрвакыт беренче унлыкта булды, күп кенә төбәкләргә биредә милли сәясәтнең үсеше һәм мәсьәләләре ничек хәл ителүенә өйрәнергә кирәк. Үзебезнең функцияләрне без субъектларда һәм гражданлык җәмгыяте институтларында коллегалар белән хезмәттәшлек иткәндә генә нәтиҗәле тормышка ашыра алабыз, - диде Абдулгамед Булатов.
Фото: "Башинформ"
Автор: Фануз Хабибуллин
Источник: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/Munitsipalitetlarda-etnokonfessional-pasport-bulachak-678906/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601
Читайте нас: