+12 °С
Ямғыр
Бөтә яңылыҡтар
Общие статьи
12 Февраль 2021, 10:55

Баласы төшкәнче кыйнаган

10 февральдә Чишмә районының Кузьминка авылында участок полиция хезмәткәренә 34 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать иткән.

Ул ире белән конфликт аларның әле тумаган баласының гомерен өзүе хакында хәбәр итә. Алты айлык яралгы соңрак капчыкта табылган. Ир аны күмәргә өлгермәгән.
Бу көнне ир белән хатын арасында низаг килеп чыга. Ир хатынына өйне җыештырмавына карата дәгъва белдерә. Ярсыган бәндә сәнәк алып хатынына үтерү белән яный башлый. Нәтиҗәдә, ул аңа тән җәрәхәтләре ясый.
Шуннан соң йөкле хатынның баласы төшә. Ир элек кеше сәламәтлегенә уртача зыян китергән өчен хөкем ителгән булган.
"Шикләнелүчегә карата җинаять эше кузгатылган. Яралгыны табу факты буенча материал Русия Тикшерү комитетының территориаль бүлекчәсенә җибәрелде", - дип хәбәр иттеләр Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.
Фото: кп.ру
Автор: Резеда Галикәева
Источник: https://kiziltan.ru/articles/donja/Balasi-t-shk-nche-kiynagan-673899/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601
Читайте нас: