"Daewoo Matiz" машинасында Иске Балыклы авылыннан 25 яшьлек Гүзәл З., аның алты һәм өч яшьлек ике кызы булган. Гүзәл сабыйларын балалар бакчасына алып барырга ашыккан, әмма гаиләнең планнары җимерелгән. Хатынның тагын җиде яшьлек кызы бар.
Мәрхүмәнең танышлары белдерүенчә, Гүзәл балаларын ирсез генә тәрбияләгән, аңа әнисе булышкан. Күрәсең, ятимнәрне кайгыртуны да әби үз өстенә алыр.
Һәлак булган яшь әнине дә игелекле сүз белән генә искә алалар – кайгыртучан, шат күңелле, аралашучан, иҗади шәхес һәм район кул эшләре күргәзмәләрендә даими катнашучы булган ул.
Әле авылдашлары ананы җирләргә акча җыю оештырган.
Элегрәк язуыбызча, республика ЮХХДИнең башлангыч мәгълүматлары буенча, «Хендай Солярис» шоферы дистанцияне бозган һәм «Лада Гранта»га бәрелгән. Шуннан соң автомобиль каршы як полосага килеп чыга, анда «Дэу Матиз»га чәкәлә. Аның руле артында 25 яшьлек ике бала анасы утырган. Хатын шунда ук җан биргән. Алты һәм өч яшьлек балалар якындагы дәваханәгә китерелгән.
«Балаларның хәле тотрыклы дип бәяләнә. Яшәячәкләр", - дип хәбәр итә аерым батальон төркеменең өлкән дежурные, полиция капитаны Илмир Габдрәхимов.
Фото: кп.ру