+12 °С
Ямғыр
Бөтә яңылыҡтар
Общие статьи
2 Февраль 2021, 10:55

Сәламәтлек саклау өлкәсендә зур төзелешләр көтелә

Быел Уфада Республика балалар гематологиясе һәм онкологиясе үзәге төзелә башлаячак.

Объект Республика балалар клиник дәваханәсе территориясендә урнашачак. Бу хакта бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән оператив киңәшмәдә Башкортстанның төзелеш һәм архитектура министры урынбасары Артем Ковшов белдерде.
Барлыгы 2021-23 елларда Республика максатлы инвестицион программасы кысаларында 13,6 миллиард сумлык сигез сәламәтлек саклау объекты төзиячәкләр.
2021 елда сменага 400 кеше кабул итәчәк өлкәннәр поликлиникасы белән берләшкән сменага 200 кеше кабул итәрлек балалар поликлиникасын, шулай ук Чакмагыш авылындагы сменага 250 кеше кабул итәрлек поликлинканы файдалануга тапшырачаклар.
Моннан тыш, быел Баймакта сменага 300 кеше кабул итәрлек балалар поликлинкасы төзелеше башланачак.
Сәламәтлек саклау өлкәсендә 2022 елда да зур төзелешләр көтелә.
Бу хакта тулырак: https://glavarb.ru/rus/press_serv/novosti/139060.html
Фото: https://glavarb.ru/rus/press_serv/novosti/139060.html
Автор: Ләйсән Якупова
Источник: https://kiziltan.ru/articles/zdorovie/S-lam-tlek-saklau-lk-send-zur-t-zeleshl-r-k-tel-658576/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601
Читайте нас: