"Октябрьский шәһәрендә алданган өлешчеләр проблемасын хәл итү өчен тагын ике алымны өстәдек. Бүген «Төзелеш сәгате»ндә торак төзү фонды агымдагы елның 1 апреленә кадәр 38нче микрорайонда «Спартак» торак комплексының икенче чиратын файдалануга тапшырачак, дип килештеләр. Бу - 80 фатир.
Икенче объект - «Яз» торак комплексы. 18нче санлы йортны - май ахырында, ә 19нчы санлы йортны 2021 елның август ахырында төзеп бетерәчәкләр. Мәйданга берничә тапкыр шәхсән үзем чыктым, төзүчеләр йортлар буенча эшләрне яңадан башлап җибәрде. Бу объектларның торышы турындагы докладны шәхсән атна саен кабул итәчәкмен", - дип язган ул социаль челтәрләрдә.
Фото: Радий Хәбиров сәхифәсеннән