+13 °С
Болотло
Бөтә яңылыҡтар
Общие статьи
29 Ғинуар 2021, 11:25

“Максатларны тормышка ашырачакбыз!”

Республика Башлыгы Радий Хәбиров Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юллама белән мөрәҗәгать итте.

28 гыйнварда Колонналы залда үткән чарада Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары, дәүләт власте һәм урындагы үзидарә органнары, предприятиеләр җитәкчеләре, иҗтимагый һәм дини оешмалар вәкилләре, хезмәттә һәм җәмәгать эшчәнлегендә танылу алган гражданнар катнашты. Парламент депутатларының бер өлеше Юлламаны Дәүләт җыелышы-Корылтайның зур залында тыңлады.

Радий Хәбиров 2019 елның 10 декабрендә Башкортстан Башлыгы вазыйфасында беренче тапкыр Юллама белән мөрәҗәгать итте. Гадәттә, республика Башлыгының Юлламасы ел ахырында, декабрьдә була. Әмма, коронавирус инфекциясе таралу белән бәйле хәлне исәпкә алып, 2020 елның декабрендә Юлламаны алдагы елга күчерергә карар кылынды.

Коронавирус пандемиясе

Чыгышы башында Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, без беренче тапкыр шундый зур пандемия белән очраштык, ул шулкадәр гомерләрне өзде, дөнья икътисадына һәм глобаль тотрыклылыкка, бөтен планета халкының тормышына зур йогынты ясады.
– Республика күп тапкырлар иң авыр сынауларны җиңеп чыкты. Пандемиягә каршы торуда без, федераль власть бәяләве буенча, шулай ук илдә иң яхшыларның берсе булдык. Ил Президенты Владимир Путинга федераль бюджеттан республика халкына, икътисадыбызга һәм социаль өлкәгә ярдәмнәре өчен рәхмәтлебез. Дәүләт башлыгы тарафыннан бирелгән вәкаләтләр кысаларында беренче көннән үк кешеләрне саклау, авыр нәтиҗәләргә юл куймау өчен барысын да эшләдек. Мәҗбүри чикләү­ләргә карата ачыктан-ачык сабырлык күрсәткән өчен республика халкына рәхмәт әйтәм. Мондый җаваплылык аркасында без бүгенге көннән башлап чикләү чараларын этаплап бетерүгә керешәбез, – диде Радий Хәбиров.

Вакциналау

Башкортстан Башлыгы республика халкын коронавируска прививка ясатудан баш тартмаска чакырды, аны үзе ясатуын һәм үзен яхшы хис итүен билгеләп үтте.
– Вакцинаның зур партияләре тиздән республикага киләчәк. Барлык теләүчеләр Дәүләт хезмәтләре сайтында вакциналауга языла ала. Күпчелегебезнең үз иммунитеты никадәр тизрәк барлыкка килсә, республика шулкадәр тизрәк “коллектив иммунитет” алачак. Һәм шул вакытта без нормаль тормышка әйләнеп кайтачакбыз, – диде республика җитәкчесе. – Вакциналауга мөмкин кадәр җитди каравыгызны сорыйм, шул вакытта пандемияне куркыныч төш кебек тиз оныта алачакбыз.

“Безнең заман геройлары”

“2020 ел профессионализм һәм үзара ярдәмнең искиткеч үрнәкләрен күрсәткән “безнең заман геройларын” ачыклады”, – диде Радий Хәбиров. Төбәк җитәкчесе авыр шартларда югары компетенция, ныклык һәм батырлык күрсәткән республика табибларына ихлас рәхмәт белдерде.
– Шундый табиблар арасында – республиканың атказанган табибы, медицина фәннәре докторы Алексей Пушкарев. Апрельдә Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсендә катлаулы хәл килеп тугач, ул бү­лек мөдире буларак тәүлек буе пациентларга медицина ярдәме күрсәтте. Сезгә, Алексей Михайлович, пациент­ларыгызның исән-имин тормышы һәм сәламәтлеге өчен рәхмәт, – диде Радий Хәбиров.
Колонналы залда утыручылар, шулай ук, волонтерларга, хезмәт коллективлары, җәмәгать оешмалары вәкилләренә, мохтаҗларга ярдәм иткән медик студентларга һәм эшкуарларга рәхмәт белдерде. Юлламаны игълан итүгә чакырылучылар арасында республика Башлыгы студент, волонтер Кристина Спиридонованы билгеләп үтте. “Без укытучылар, колледж һәм югары уку йортлары укытучылары белән горурланабыз, алар да, табиблар кебек үк, катлаулы хәлдә калды, әмма сынатмады”, – диде Радий Хәбиров. Төбәк Башлыгы шулай ук рекордлы кыска вакыт эчендә Русиядә беренче булып Уфада һәм Стәрлетамакта заманча йогышлы авырулар үзәкләрен күтәргән төзүчеләргә рәхмәт белдерде.

Икътисад

– Икътисадның көрчеккә терәлүенә юл куймадык. Башкортстан икътисады, коронавирус пандемиясенә һәм аның белән бәйле чикләүләргә карамастан, 2020 елны сәнәгать җитештерүенең йөз процент индексы белән диярлек тәмамлый алды. Моңа кризиска каршы үз вакытында чаралар күрү, эшкәртү тармакларына ярдәм итү, яңа продукция җитештерү ярдәм итте. Дәүләт инвестиция рейтингында Башкортстан иң яхшы төбәкләр исәбенә керде, 16нчы урыннан 9нчы урынга күтәрелде, – диде Радий Хәбиров. – Катлаулы шартларга карамастан, Башкортстан предприятиеләре үз инвестиция программаларын туктатмады.

Торак төзелеше

Республикада 100 меңнән артык гаилә узган елда торак шартларын яхшыртты, дип белдерде Радий Хәбиров.
“Бу – безнең төзелеш комплексы эшенең иң зур һәм шатлыклы нәтиҗәләреннән берсе. Яңа йортлар балалар көлүенә тулсын, – диде Радий Хәбиров. – 2024 елга төбәктә алданган өлешчеләр проблемасы тулысынча хәл ителергә тиеш. Моның өчен, шул исәптән, федераль бюджетта 6,7 миллиард сум күләмендә резерв салынды.
Аннан соңгы елларда Башкортстанда шулай ук файдалануга тапшырылучы торак күләмнәрен арттыру дәвам итәчәк. Әлеге бурычны хәл итүдә республикага Русия Хөкүмәте зур ярдәм күрсәтә”.

Евразия фәнни-мәгариф үзәге

Дөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-мәгариф үзәге – чын “стартап фабрикасы” булачак. Быел ук республика магистрантлары һәм аспирантлар өчен “Сколтех” университеты белән берлектә программалар башлана. Төбәк “мега грантлар”ы эшләтеп җибәреләчәк, предуниверсарийлар челтәре киңәйтеләчәк.
“2024 елга заманча студентлар кампусы төзибез, чит ил студентлары санын 10 меңгә кадәр арттырабыз. Безнең Евразия фәнни-мәгариф үзәге республикага талантларны җәлеп итәчәк, Русия һәм дөнья компанияләре белән партнерлыкны ныгытачак”, – диде Радий Хәбиров.

Транспорт һәм юл

“Без юллар һәм транспорт иң югары стандартларга җавап бирсен өчен барысын да эшлибез. Автобуслар паркын яңартабыз – ике ел эчендә “Башавтотранс” өчен 723 берәмлек яңа техника сатып алдык. Быел юлларыбызда иске автобуслар калырга тиеш түгел”, – диде Башкортстан Башлыгы.

Авыл хуҗалыгы

Узган елда авыл хуҗалыгы хезмәт­чәннәре тырышып эшләде, һәм республика Русиянең әйдәүче ашлык җи­тештерү төбәге статусын ныгытты. Агропродукция күләме 177 миллиард сум тәшкил итте. Агросәнәгать комплексы экспорты 165 миллион долларга кадәр артты. Ра­дий Хәбиров барлык авыл эшчәннәренә хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
Юлламаны игълан итү тантанасына агра-рий­­ларның берсе – Федоровка райо­нының “Фрунзе” исемендәге хуҗалыгы механизаторы Риф Кантимеров та чакырылган иде. Аның эш стажы – 35 ел.

Җылылык өчен түләү

“Факт буенча җылылык өчен түләүгә күч­кәндә килеп туган хәл турында да әйтәсем килә. Ул ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан исәп-хисап ясаганда күпсанлы шикаятьләргә сәбәпче булды. Күп кенә фактлар расланды. Хаталар җибәрелгән урыннарда аларны төзәтәчәкбез һәм кешеләргә акчаны кире кайтарачакбыз. Мондый хәл башкача кабатланырга тиеш түгел”, – диде Радий Хәбиров.

Урал аръягын үстерү

Башкортстанда Урал аръягы үсешенең яңа стратегиясен эшләүгә керештеләр, ул шул исәптән аның транспорт һәм энергетика системасын ныгыту мәсьәләләрен дә үз эченә ала. Планда – “Сибай – Сара” тимер юлы төзелеше.
“Сибайда 500 киловольтка электр ярдәмче станциясе файдалануга тапшырылачак. Тагын 25 социаль объект барлыкка киләчәк, Акъяр авылында – бассейн, Баймакта Боз аренасы һәм башкалар төзеләчәк”, – диде Башкортстан Башлыгы.
Иң кадерлесе – кешеләрнең гомере һәм сәламәтлеге
Башкортстан үлемгә каршы көрәшкә 20 миллиард сум юнәлтәчәк. “Безнең өчен иң кадерлесе – кешеләрнең гомере һәм сәламәтлеге. Шуңа күрә без 2021 елны Сәламәтлек һәм актив озак яшәү елы дип игълан иттек. Безнең бурыч – үлем очракларын сизелерлек киметү”, – дип белдерде республика җитәкчесе.

Юлүткәргеч

Республика җитәкчесе республика Хөкүмәте алдына Зәки Вәлиди урамы һәм Салават Юлаев проспекты киселешендә юлүткәргечне 1 сентябрьгә реконструк­цияләүне төгәлләү бурычын куйды.
“Иң мөһим юлүткәргечне реконструкцияләүгә бәйле уңайсызлыклар өчен республика халкы алдында гафу үтенәм. Без бу адымның киеренкелек тудырачагын аңлый идек. Әмма башка вариантлар булмады. Моны, һичшиксез, эшләргә кирәк иде. Аның каравы, кыска вакытта барлык эшләрне тәмамлагач, башкалага керү сизелерлек яхшырачак”, – диде Радий Хәбиров.

Уфага – 450 ел

– 450 еллыкка без Уфаны җитди рәвештә үзгәртәчәкбез. Урамнарны, мәйданнарны, паркларны һәм скверларны төзекләндерү буенча зур планнар бар. Шәһәрнең бер районы да игътибарсыз калмаячак. Яңа яр буе башкала халкы һәм кунаклары өчен яраткан ял урынына әйләнсен өчен барысын да эшлибез, – диде Радий Хәбиров.
Аның сүзләренә караганда, якын арада башкалада Урыс драма һәм Курчак театрларын, Уфа циркын реконструкцияләү планлаштырыла. Планнарда шулай ук Спорт көрәше, волейбол, спорт гимнастикасы, спортның техник төрләре, ишкәкле слалом комплексы һәм универсаль футбол стадионы төзү дә карала.

Һәр мөрәҗәгать – үзәктә

“Минем һәр гамәлем кешеләргә ярдәм итү теләге белән аңлатыла, – диде Радий Хәбиров. – Шул максатта без ил Президенты указы нигезендә Республика белән идарә итү үзәген төзедек. Онлайн-режимда Башкорт­станның нәрсә белән яшәвен күрү өчен, бердәм санлы платформада мәгълүмати һәм икътисади аналитика, социаль коммуникацияләр мониторингы берләштерелә. Республика белән идарә итү үзәге инде бик зур мәгълүмат ташкыннарын эшкәртә, һәр сан һәм мөрәҗәгать артында кешеләрнең проблемаларын күрәбез һәм аларны кичекмәстән хәл итәргә тырышабыз”.

“Халык өчен җавап бирәм!”

“Мин, республика Башлыгы буларак, биредә яшәүче барлык халык өчен җавап бирәм. Һәркем өчен. Мин ышанам, дуслар, без уртак юлны лаеклы узарбыз. Бер-береңә карата зирәклек һәм хөрмәт, максатка ирешүдә гомум ихтыяр һәм үҗәтлек күрсәтеп. Һәм безнең бер­дәмлекне ныгытып, – диде Радий Хәбиров. – Безнең халык әйтмешли, тырышкан – ташка кадак каккан. Без – тырышлар. Нинди генә кыенлыклар килеп туса да, без барысын да булдырабыз. Максатларны тормышка ашырачакбыз! Алга, Башкортстан!” – дип, еллык Юлламасын тәмамлады Радий Хәбиров.

Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе
Константин Толкачев:
– Республика Башлыгы пандемия белән бәйле катлаулы вакытта төбәк үсешенең төп юнәлешләрен билгелә­де. Авырлыкларга карамастан, без аны зур югалтуларсыз үтәбез. Объектив сәбәп­ләр аркасында узган елгы Юлламада билгеләнгән барлык перспектив бурыч­лар да тулы күләмдә үтәлмәде. Шуңа карамастан, республика тотрыклы үсешә, ә кайбер тармаклардагы күрсәткечләр аеруча шатландыра. Агымдагы елга Юллама депутатлар корпусына гына түгел, ә барыннан да элек Башкортстан халкына юнәлтелде. Медиклар һәм волонтерлар, укытучылар һәм мәдәният хезмәткәр­ләренең фидакарь хезмәте аерым билгеләнде. Безнең икътисад һәм социаль өлкә күрсәткән ныклык запасы аякта нык басып торырга һәм алга барырга ярдәм итте. Без тормыш сынауларына лаеклы җавап бирдек, алар кире нәтиҗәләрне бетерергә ярдәм итте.
Юлламада медицина, мәгариф, сәнәгать, торак-коммуналь хуҗалык, юл комплексы, хезмәт базары кебек төп өлкәләргә дә аерым игътибар бирелде. Шул ук вакытта Республика Башлыгы алга таба үсеш турында гына түгел, ә сыйфатлы яңа үсеш, фәнгә һәм инвестицион куәтне гамәлгә ашыруга нигезләнгән яңа дәрәҗәдәге сәнәгать икътисадын формалаштыру турында да сөйләде. Кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту, республиканың азык-төлек иминлеген тәэмин итү буенча бурычлар куелды. Бу – зур, амбициоз планнар, әмма безнең һәрберебез аларга ирешү өчен көч куйса, барысы да тормышка ашачак. Депутатлар корпусы, үз чиратында, билгеләнгән үзгәрешләрне законнар белән тәэмин итүне үз өстенә ала. Һәр бурыч хокукый яктан тәэмин ителәчәк.

Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, Сәламәтлек саклау, социаль сәясәт һәм ветераннар
эшләре буенча комитет рәисе урынбасары, Ситуацион үзәк координаторы Римма Үтәшева:
— Бу Юлламаны күптән көткән идек. Һәм менә пандемия белән хәлләр берникадәр үзгәргәч, республика Башлыгы аны җиткерде. Без инде озак вакыт коронавируска каршы кө­рәшәбез, ниһаять, аның тара­лу үсеше берникадәр туктатылды. Хәзер инде безгә тернәк­ләнү турында уйларга кирәк. Республика Башлыгы Радий Хәбиров та, башлыча, шул турыда сүз алып барды. Әлбәттә, бу катлаулы чорда, тәү чиратта, табибларның һәм укытучыларның эшчәнлеген ассызыкларга кирәк. Әмма сәнәгать тиешенчә үсешми икән, аларның да эшчәнлегенә зыян килә. Безгә пандемиягә кадәр булган барлык яхшы традицияләрне тергезергә кирәк.
Радий Хәбиров сәламәтлек саклауның беренчел звеносын үстерү турында сөйләде. Авылларда ФАПлар булдыруны, анда табибларны эшкә җибәрүне, диспан­сер­лауны һәм башкаларны элекке эшчәнлек рәвешенә кайтарырга ки­рәк­леген ассызыклады ул. Шул ук вакытта, мәктәпләрдә санлы технологияләрне үстерү, уку­чыларның укытучы белән күзгә-күз карап аралашуы, аларның туклануы мәсьәләләре дә борчый аны.
Әйе, безнең югалтулар да бар, күпләребез бу авырудан әле дә интегә. Ләкин безгә инде, бу этапны узып, яңадан яши башларга өйрәнергә кирәк. Ә бу — бер-беребезгә ярдәмләшкән очракта гына мөмкин. Республика Башлыгы да чыгышында республиканың бердәм халкына рәхмәтен җиткерде.
Бүген безне демография хәле дә борчый. Әлбәттә, бу туымны дәртләндерүгә генә түгел, яшәү өчен уңайлы шартлар булуга да турыдан-туры бәйле. Төрле өлкәләрдә төзелешләр баруы әлеге мәсьәләнең дә хәл ителүен күрсәтә. Балалар тулы гаиләләрдә яшәргә, аларның сәламәтлеге нык булырга тиеш. Шуңа да профилактика эшләрен киләчәктә дә дәвам итәргә кирәк.
Автор: Фануз Хабибуллин
Источник: https://kiziltan.ru/articles/budni/Maksatlarni-tormishka-ashirachakbiz-653838/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601
Читайте нас: