+13 °С
Болотло
Бөтә яңылыҡтар
Общие статьи
21 Ғинуар 2021, 11:00

Якташыбыз батырлыгы мәңге онытылмас...

Русия Дәүләт думасы депутатлары Николай Антошкин белән хушлашу тантанасында катнашты.

Русия Дәүләт думасы депутатлары Николай Антошкин белән хушлашу тантанасында катнашты. Ул 17 гыйнварда каты авырудан соң вафат булды.
Аның белән хушлашырга Дәүләт Советы Рәисе Вячеслав Володин, “Бердәм Русия” фракциясе буенча коллегалары, Дәүләт думасы депутатлары килде.
Башкортстан Башлыгы һәм республика Хөкүмәте исеменнән вице-премьер Ирек Сәгыйтов кайгы уртаклашты.
Ул билгеләп үткәнчә, Николай Антошкин республиканы яраткан һәм еш кына туган ягына кайтып йөргән, ә биредә яшәүчеләр аны хәтерлиләр, кыюлыгы һәм батырлыгы өчен хөрмәт итәләр. Башкортстанда мәктәпләр, музейлар һәм урамнар аның исемен йөртә.
1986 елда Николай Тимофеевич Антошкин Чернобыль АЭСындагы авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнаша, анда реакторны ябу буенча шәхси состав белән җитәкчелек итеп кенә калмый, шактый күләмдә нурланыш дозасына карамастан, үзе дә очыш ясый.
Соңгы көннәренә кадәр Николай Антошкин актив иҗтимагый эшчәнлек алып барды, Советлар Союзы Геройлары, Русия Федерациясе Геройлары һәм Мәскәү шәһәре һәм өлкәсе Дан орденының тулы кавалерлары клубын җитәкләде, Дәүләт думасы депутаты булды.
Николай Антошкин 20 гыйнварда Русия Федерациясе Оборона министрлыгының Федераль хәрби мемориаль зиратында хәрби хөрмәт белән җирләнде.
Фото: bashinform.ru
Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Источник: https://kiziltan.ru/articles/batyrlar-d-vere/Yaktashibiz-batirligi-m-ge-onitilmas-641840/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601
Читайте нас: