+16 °С
Болотло
Бөтә яңылыҡтар
Общие статьи
20 Ғинуар 2021, 11:10

"Күпьеллык хезмәт нәтиҗәләренең тормышка ашырылуын күрү күңелле..."

Беренче вице-премьер, Хөкүмәт Аппараты җитәкчесе Илшат Таҗетдинов "Кроношпан" компаниясендә булуы турында Интернет челтәрендә язды.

Эш көне ахырында вакыт табып, "Кроношпан" компаниясе производствосында булдым. Бу проект, күпләр белгәнчә, шактый катлаулы иде, аның өстендә без инде тугызынчы ел эшлибез. Инвестор Петер Кайндл һәм генеральный директор Ардашер Курбаншо белән бергә Уфа районында ике завод эшләтеп җибәрүгә бик шатмын.

Проект республикада агачны тирәнтен эшкәртүне үстерүгә зур өлеш кертте. Ярдәмче тармак проект ярдәмендә соңгы берничә елда сәнәгатьтә иң тиз үсә - аның җитештерү күләме, 2014 елдагы белән чагыштырганда, 2 тапкыр үскән.

Бүген компания тарафыннан 40 миллард сумнан артык инвестиция кертелгән. 400 тирәсе эш урыны булдырылган. Аларның һәркайсы, экспертлар бәяләвенчә, өстәмә рәвештә урман хәзерләү, логистика, сәүдә һәм башка тәэмин итүче эшчәнлек төрләрендә 10 эш урыны булдыра. "Кроношпан" ярдәмендә без сәүдәнең яңа киштәләрен үзләштерә һәм чимал булмаган энергетика экспортын үстерә алдык. Шул ук вакытта компаниянең республика буенча гомум күләмендә өлеше узган елда 2 мәртәбә артты. Бу - катгый экологик нормаларга туры килә торган югары җитештерү мәдәниятенә ия заманча Европа предприятиесе.

Шунысы куанычлы: инвестор алга таба да республикада үз бизнесын үстерергә планлаштыра. Аның тагын берничә инвестиция проекты бар. Аларны шул исәптән «Алга» махсус икътисади зонасы территориясендә гамәлгә ашыру мөмкинлеген карыйбыз.

Киләчәк эш юнәлешләре турында без бүген турыдан-туры җитештерү мәйданчыгында фикер алыштык. Әгәр барысы да планлаштырылганча барса, республиканың сәнәгать тармагы яңа, заманча заводлар белән тулыланачак", дип язган ул facebookтагы сәхифәсендә.
Фото: башинформ
Автор: Ример Насретдинов
Источник: https://kiziltan.ru/articles/ekonomika/K-pellik-hezm-t-n-ti-l-rene-tormishka-ashiriluin-k-r-k-elle-640303/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601
Читайте нас: