+16 °С
Болотло
Бөтә яңылыҡтар
Общие статьи
19 Ғинуар 2021, 11:00

Краннан кайнар су ага, өй җылынмый

Җылыту өчен түләүләрнең арттырылуы турында БСТ каналының туры эфирында фикер алышу тәмамланды.

Анда Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Сергей Греков бу хакта болай ди:
- Күпфатирлы йортларны җылыту буенча килеп туган мәсьәләләрне карау башкаланың Революцион урамындагы 167нче йорттан килгән мөрәҗәгатьтән башланды дияргә дә ярыйдыр. Әлеге йортта яшәүче күпбалалы гаилә краннан кайнап торган су агуы, балаларны душ кертүдән баш тартып, аларны кранга якын җибәрү куркыныч булуы турында хәбәр итте. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, краннан 67 градуска кадәр кайнар су агуы ачыкланды. (Белгечләр, аның 60 градуска кадәр булырга тиешлеген билгели.) Шул ук вакытта идарәче компания бу йортта исәпләү приборларының төзеклеген тикшермәгән, аларны төзәеләндерү таләп ителә.
Шул ук вакытта "БашРТС" компаниясе директоры Тимофей Дубровский нәкъ идарә итүче компаниядән алынган мәгълүматлар кулланучыларның квитанцияләрендә чагылыш таба дип билгеләде.
Фото:"ВКонтакте"
Автор: Резида Валитова
Источник: https://kiziltan.ru/articles/budni/Krannan-kaynar-su-aga--y-ilinmiy-638608/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601
Читайте нас: