+13 °С
Болотло
Бөтә яңылыҡтар
Общие статьи
15 Ғинуар 2021, 11:05

Яшьләр, сезне өйдә көтәләр!

13 гыйнварда Баймак районы хакимиятенең утырышлар залында студентлар өчен «Сине өйдә котәләр» дискуссия мәйданчыгы оештырылды.

"Сине өйдә көтәләр" дискуссиясе студентлар эскәмиясеннән чыгып, үз районың хакына хезмәт итәргә әзер инициативалы һәм талантлы яшьләрне җыючы чара.

Нинди дә булса сәбәпләр аркасында катнаша алмаучылар өчен очрашу Zoom платформасында параллель рәвештә трансляцияләнде.

Дискуссия мәйданчыгының максаты - Баймак районыннан чыккан студентлар белән элемтә урнаштыру, аларны районда эшкә урнаштыру мөмкинлекләре, яшь белгечләргә, урта һәм югары уку йортларын тәмамлаучыларга ярдәм итү чаралары турында мәгълүмат бирү, катнашучылар арасында бирелгән тематика буенча актив фикер алышу.

Чара барышында түбәндәге темалар каралды: Баймак районындагы агымдагы хәл, актуаль яшьләр программалары, вакантлы эш урыннары, яшь белгечләргә һәм эшкуарларга ярдәм итү чаралары һәм башкалар.

Фото: Баймак хакимияте сайтыннан
Автор: Ример Насретдинов
Источник: https://kiziltan.ru/articles/raznoe/Yashl-r-sezne-yd-k-t-l-r-633345/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601
Читайте нас: