+19 °С
Болотло
Бөтә яңылыҡтар
Общие статьи
14 Ғинуар 2021, 11:10

Ксения Собчак яшелчәләргә төренеп чыккан...

Телевидение йолдызы янә халыкны шаккатырды.

Башкортстанда еш кына кунак булучы 39 яшьлек Ксения Собчак Инстаграмдагы дусларына гадәти булмаган образда күренде: телетапшырулар алып баручы бутафор яшелчәләре, сосискалар һәм башка ясалма “ризык”лар белән бизәлгән ак костюм һәм эшләпә кигән.

Йолдызның үзенчәлекле киеме кемнәрнедер шаккатырды, кемнәрнедер көлдерде, аны тәнкыйтьләүчеләр дә табылды.

“Ммм... Нинди тәмле Ксения Анатольевна!..”
"Көлкеле фото, әмма бик чагу..."
“Бу фото минем эш өстәлем заставкасына барачак...”
“Клоун, гадәттәгечә...”
"Аптырата...", — дип язган социаль челтәрдән файдаланучылар.
Фото: lady.mail.ru
Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Источник: https://kiziltan.ru/articles/raznoe/Kseniya-Sobchak-yashelch-l-rg-t-renep-chikkan-631893/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601
Читайте нас: