-4 °С
Болотло
Бөтә яңылыҡтар
Общие статьи
13 Ғинуар 2021, 11:25

Сабыйлар тәмле сөт эчә!

"Сөт кухнясы" автолавкасы маршрутына Башкортстанның өч торак пункты кертелде.

“Сөт кухнясы” автолавкасы маршрутына республиканың өч торак пункты — Калтасы районындагы Краснохолм һәм Күтәрем авыллары һәм Дүртөйле районындагы Әңгәсәк авылы кертелде.

“Сөт кухнясы” дәүләт автоном учреждениесе алучыларына уңайлы булсын өчен без республиканың ерактагы районнарында күчмә тарату географиясен киңәйтәбез. Бу авылларда автолавка барлыкка килү 48 баланы сөт продукциясе белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк”, – дип белдерә сәүдә һәм хезмәтләр министры Алексей Гусев.
Элегрәк сабыйларның ата-аналарына түләүсез сөт ризыклары алу өчен Нефтекама шәһәренә һәм якын-тирә районнарга барырга туры килә иде. Хәзер сөт алучыларның мобиль пунктка күчү мөмкинлеге бар. Моның өчен теләсә кайсы уңайлы пунктта язма гариза калдырырга гына кирәк.
Нефтекама юнәлеше буенча автолавкада продукция бирү түбәндәге адреслар буенча башкарылачак: Краснохолм авылында Губкин урамы, 8 (сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә 13.00дән 14.00гә кадәр), Күтәрем авылында Нефтьчеләр урамы, 2 (сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә 14.40тан 15.00 сәгатькә кадәр), Әңгәсәк авылында Чеверев урамы, 15 (чәршәмбе һәм җомга көннәрендә 12.40тан 13.10га кадәр).
Шуны да билгеләп үтик: “Сөт кухнясы” дәүләт автоном учреждениесе ташламалы категориядәге алучылар өчен, сөт продукциясен таратудан тыш, автолавка шулай ук барлык теләүчеләргә сөт, кефир, эремчек һәм йогырт сатуны оештыра.
Автолавкалар маршруты һәм аларның килү вакыты турында тулырак milkrb.ru сайтында, шулай ук “Сөт кухнясы”ның @molochnayakukhnyarb рәсми инстаграм-аккаунтында белергә мөмкин. Барлык сораулар буенча “Сөт кухнясы” хезмәткәрләре 8(347)246-55-01 телефоны буенча консультация бирәчәк.
Фото:glavarb.ru
Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Источник: https://kiziltan.ru/articles/nacproekty/Sabiylar-t-mle-s-t-ech-629991/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601
Читайте нас: