Конкурска былтыр 1 августта старт бирелгән иде. 30 ноябрьгә кадәр муниципаль этап узды, анда 54 район катнашты. 1-7 декабрьдә һәр районда җиңүчеләрдән берәр гариза кабул ителде. Республика Башлыгы Радий Хәбиров карары белән конкурсның приз фонды 10 тапкыр арттырылды.
Ел ахырында Оештыру комитетының онлайн-режимда узган утырышында конкурсны үткәрү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Элемтәдә барлык муниципалитет вәкилләре бар иде.
“Быел барлык муниципалитетлар да эшкә актив кушылды, бу этапка 2114 гариза кабул ителде. Конкурс турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертелде, билгеле, ул камилләштерелде, чөнки 2,5 мең кеше яшәгән авылларны 100 кеше яшәгәннәре белән чагыштыру мөмкин түгел, шуңа күрә без гаделрәк бәяләү өчен барлык конкурсантларны дүрт төркемгә бүлдек”, — дип хәбәр итте бәйгене Оештыру комитеты рәисе, республика Хөкүмәтенең вице-премьеры, гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова.
Барлык муниципалитетларда аек һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга исәпләнгән төрле чаралар узды. Утырыш кысаларында иң уңышлы практикалар күр-сәтелде. Мәсәлән, Мәчетле районының Әҗекәй авылында велоузыш булган, анда спортның актив төрен яратучылар катнашкан. Сөләй-ман авылында урам бәйрәм-нәрен үткәрергә уйлаганнар, һәр урам арытаба эстафетаны тапшыра, ярминкәләр оештырыла.
Нуриман районында алкоголь сату һәм куллануга каршы көрәшне плакатлар һәм баннерлар урнаштырудан башлаганнар. Волонтерлар һәр гаилә белән аңлату эшләре алып барган. Авыл Советлары урындагы кибетләргә алкогольле продукция сатуны чикләү үтенече белән документлар төзегән. Яңа Күл авылында эшкуар Фәнис Мөхәммәтҗанов үз кибетендә хәмер сатудан баш тарткан. Ул, авылда аны сатып алучылар аз, шуңа күрә сәүдә ноктасына бу чикләү зур зыян китермәячәк, аның каравы, авылның киләчәге өметлерәк булачак, дип белдерде.
Баймак районының Ишәй авылында Ирләр советы, легаль булмаган хәмер саткан нокталарда рейд үткәреп, аңлату эшләре алып барган. Алар сәүдәне туктатырга вәгъдә биргән. Куергазы районының Якшымбәт авылында яшьләрне генә түгел, өлкәннәрне дә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп иткәннәр. Авыл халкы дистанциягә йөгерүдә көч сынашкан, футбол уйнаган.
“Бер генә район да әлеге чарадан читтә калмады. Баймак һәм Бөрҗән районнарында барлык торак пунктлар катнашты. Баймак районында бу хәрәкәткә — 89, Бөрҗәндә 34 авыл кушылды. Конкурста катнашучылардан 60 проценттан артык заявка җыйган Аскын, Әлшәй, Тәтешле, Шаран, Илеш, Нуриман, Дуван, Гафури, Зианчура, Зилаер, Күгәрчен һәм Кыйгы аерылып торды”, — дип билгеләп үтте Бөтендөнья башкортлары корылтае Президиумы рәисе Эльвира Аеткулова.
Күп кенә районнарда хакимият башлыклары башлангычы белән акчалата бүләк рәвешендә үз приз фондлары булдырылган. Мәсәлән, Зианчура районында гомум приз фонды – 600, Күгәрчендә – 490, Белорет районында 380 мең сум тәшкил иткән. Дүртөйле районында җиңүчегә 500 мең сумга юл төзекләндерелә-чәк, Туймазы районында җиңүче авылга мәдәният йортын ремонтлау өчен 300 мең сум бүленәчәк.
Конкурс кысаларында һәм Бөтенрусия аеклык кө-ненә багышлап Башкортстанда былтыр “кайнар линия” эшләде. Республика халкы 10, 11 сентябрьдә, 10 һәм 11 декабрьдә бушлай номер буенча шалтыратып, психотерапевтларга, наркологларга һәм психологларга мөрәҗәгать итә алды.
Республика халкы мондый конкурсларның кирәклегенә инанды. Быел да аны түземсезләнеп көтәләр.