+13 °С
Болотло
Бөтә яңылыҡтар
Общие статьи
11 Ғинуар 2021, 11:05

Иртәгә башкалага керү юлларының берсендә игътибарлы булыгыз!

Уфада Зәки Вәлиди урамы чатында штаттан тыш хәлләр вакытында оператив җавап бирү өчен белгечләр кизү тора.

Салават Юлаев проспекты һәм Зәки Вәлиди урамы киселешендәге юлүткәргечне реконструкцияләү нәтиҗәсендә автотранспорт хәрәкәте схемасына үзгәрешләр кертелде. Хәзер аның машиналар йөрү өлешенең яртысы тест режимында ябылган.

Автотранспорт хәрәкәтен җайга салу өчен бу юл участогында вакытлыча светофорлар эшли. Беренче тест көне нәтиҗәләре буенча, алар хәрәкәт трафигына туры килә торган оптималь эш режимына көйләнгән.

Иртәгә инде бу елның беренче эш атнасы башлана. Димәк, транспорт агымының артуы көтелә. Салават Юлаев проспекты һәм Зәки Вәлиди урамы киселешендәге хәрәкәтнең авыраюы ихтимал, дип кисәтә шәһәр хезмәтләре.

«11 гыйнварда юлның бу участогында «Уфагорсвет» белгечләре кизү торачак. Алар, килеп туган юл вәзгыятен исәпкә алып, светофор эшен реаль вакыт режимында җайга салачак, - дип хәбәр итте мэриянең матбугат хезмәтендә. - Моннан тыш, юл-транспорт һәлакәтләре очрагында оператив җавап бирү өчен ЮХХДИ хезмәткәрләре дә кизү торачак".
Шул ук вакытта Уфа хакимиятенең рәсми сайтында махсус бүлек булдырылган.
Моннан тыш, транспорт чишелешендә тышкы видеокүзәтү камералары эшли. Алар ярдәмендә юл ситуациясен реаль вакыт режимында күзәтеп торырга һәм үз маршрутыңны төзергә мөмкин.
Фото: пресс-служба администрации Уфы.
Автор: Резида Валитова
Источник: https://kiziltan.ru/articles/budni/Irt-g-bashkalaga-ker-yullarini-bersend-igtibarli-buligiz-626482/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601
Читайте нас: