+13 °С
Болотло
Бөтә яңылыҡтар
Общие статьи
22 Декабрь 2020, 11:40

Якты янсын утыгыз!

Бүздәк районында электр белән тәэмин итүдә куәтләр арту инвестицияләр агымын да арттырды.

“Башкирэнерго” җәм­гыятенең Октябрьский электр челтәрләренә караган Бүздәк район электр челтәрләре коллективы энергетикларның һөнәри бәйрәмен саллы хезмәт уңышлары белән каршылый. Агымдагы елның ноябрендә район энергетиклары күләмле реконструкция башкарылган “Гафури” ярдәмче станциясен хезмәтләндерүгә кабул итеп алды. Яңа объект файдалануга тапшырылгач, кулланучыларга энергия бирүдә тотрыклылык тәэмин ителү белән бергә, куәтләр арту төбәккә инвестицияләр җәлеп итүдә ныклы адым да булып тора.

Әйткәндәй, район үзәгенә якын гына урнашкан “Гафури” ярдәмче станциясен төзү дә шушы максатка юнәл­телгән иде. 2012 елда, мәсәлән, Бүздәк районына тормышка ашыруга Русия һәм республика дәрәҗәсен­дәге берничә инвестиция проекты тәкъдим ителде. Атап әйткәндә, шу­ларның берсенә ярашлы, район билә­мәсендә куәтле сөтчелек комплексы төзү күздә тотылды. Менә шул чакта яңа объектны электр энергиясе белән тәэмин итүдә аерым проблемалар булуы ачыкланды да инде, чөнки Бүздәк РЭСында моңарчы тупланган энергия куәтләре эре заманча объектларга исәплән­мәгән. Әйтергә кирәк, мәсьәләне тиз арада хәл итүгә район электр челтәрләре җитәкчесе Рамил Салихов аңа гына хас активлык белән тотынды. Яңа ярдәмче станция төзелеше “Башкирэнерго” һәм “БЭСК” җәмгыятьләре көче белән алып барылды һәм Бүздәк төбәге өчен бик тә кирәкле объект 2015 елда файдалануга тапшырылды.
Шунысы үзенчәлекле, “ПС 110 “Гафури” ярдәмче станциясе Бүздәк районы икътисады үсешенә саллы өлеш кертте, дип расларга ныклы нигез бар. Әйткәндәй, билгесез сәбәпләр аркасында югарыда телгә алынган сөтчелек комплексы төзеле­ше барып чыкмаса да, бу районга инвестицияләр агымын туктата алмады. Атап әйткәндә, агросәнәгать тармагында Ру­сиядә билгеле “Бүздәк” теплица комплексы” инвестиция проекты тормышка ашырыла башлады. Әлеге озайлы проект ябык грунтта яшелчә үстерү буенча мәй­данда теплица төзе­лешен күздә тота. Хәзерге чорда ул файдалануга тапшырылып, биредә җитештерү куәтләре нәтиҗәле файдаланыла башлады. Электр энергиясен комплекс “Гафури” ярдәмче стан­циясеннән ала, моның өчен 4 электр челтәре сузылды. Теплица комплек­сының яңа чираты төзелеп бетү белән энергия куллану да артачак, әлбәттә.
Гомумән, “Гафури” ярдәмче станциясенең районның инвес­тиция хәлен яхшыртуга уңай йогынтысы бәһалап беткесез. Булдырылган энергия куәтләре соңгы елларда барлыкка килгән “Бүздәк металл прокаты цехы” кебек предприятиеләр үсешен тәэмин итә. Янә дә, Бүздәк консерва комбинаты кебек, мо­ңарчы эшләп килгән сәнәгать оешмаларына инвестиция эш­чәнлеген киңәйтүгә яңа мөм­кинлекләр ачылуын да истән чыгармыйк. Шафоат Хәбибрах­манова крестьян-фермер хуҗа­лыгында, мәсәлән, ашлык кип­терү комплексы файдалануга тапшырылды. Район үзәгенең “Көньяк” бистәсендә торак тө­зелеше тулы куәтенә бара, хуҗалар күченгән йортлар саны арта. Бу уңайдан шунысын ассызыклап үтик: югарыда санап үтелгән төбәкләр электр белән “Гафури” ярдәмче станциясен­нән тәэмин ителә, димәк, район үзәгендәге яңа энергетика объекты аларның социаль-икътисади үсешенә этәргеч булып тора.
Энергия куллануның артуы – икътисад үсешенең ачык күрсәткече, дип исәпли бел­гечләр. Шул ук вакытта, энергия куәтләрен үстереп, Бүздәктә киләчәктә яңа инвесторларга да юл ачу хәстәре күрелә. Быел “Гафури” ярдәмче стан­циясендә башланган күләмле яңарту чаралары да шул максатны күздә тота. Атап әйткәндә, моңарчы файдаланылган 16 МВА ике көч трансформаторы тагын да куәтлерәк 25 МВА маркалы ике агрегатка алыштырылды. Реконструкцияне “Башкирэнерго” һәм “БЭСК Инжиниринг” җәм­гыятьләре башкарып чыкты.
— Бу электр җиһазларының искерүенә бәйле түгел, әлбәт­тә, — ди Бүздәк РЭСы җитәк­чесе. — Төбәктә энергия куллану арта, димәк, киләчәккә йөз тотып яшәргә кирәк. Яңа электр транформаторларын монтажлау тәмамланып, яңартылган яр­дәмче станция 25 ноябрьдә эшкә кушылды. Андагы энергия куәтләре ике тапкыр артып, тоташ районның электрга ихты­яҗларын икеләтә күләмдә канәгатьләндерү мөмкинлеген бирә. Хәзерге чорда бу үзе генә дә зур казаныш.
Яңартылган ярдәмче стан­циядә энергетикада кулланылган заманча корылмалар урын алган, идарә итү автоматлаштырылган. Әйтергә кирәк, энергетика объектын хезмәтләндерү Бүздәк РЭСы коллективына йөкләтелгән, биредәге белгеч­ләр хезмәт бурычларын югары һөнәри дәрәҗәдә үти.
— Район электр челтәр­ләренең эшчәнлеге безнең ныклы игътибар үзәгендә тора, — ди Бүздәк районы хакимияте башлыгы Азат Арсланов. — Ни өчен дигәндә, энергетика тарма­гының икътисадка йогынтысы сизелерлек артты. Бу җәһәттән, инвестиция сәясәтен генә алыйк. Монда күп нәрсә энергетика инфраструк­тура­сының бүгенге таләпләргә ярашлы үсешенә бәйле. Бу яктан караганда, Бүздәк РЭСының соңгы чорда, заманча алдынгы тех­нологияләрне кулланып, энергетика куәтләрен арттыруга ирешүе мактауга лаек, ми­немчә. Шуңа да электр белән тәэмин итүдә инвесторлар алдында, кем әйтмешли, йөзебез якты. Гомумән, энергия куәтләренең җиткелекле булуы үзе генә дә инвесторларга районга юл ачарга сәләтле. Бу яктан Бүздәк күршеләргә дә матур үрнәк күрсәтә.
Икътисадтан тыш, бүгенге тормыш-көнкүрешебезне дә, гомумән, электр энергиясеннән башка күз алдына китерү авыр. Энергия белән тәэмин итүдә тоткарлыклар булмасын, гадәт­тән тыш хәлләр килеп чыкмасын өчен Бүздәк РЭСы коллективы бар тырышлыгын сала. Рамил Салихов әйтүенчә, әлеге юнә­лештә көндәлек хәстәрлек­ләргә, атап әйткәндә, электр корылмаларын, ярдәмче станция­ләр һәм трансформаторлар җиһаз­ларын, электр челтәр­ләрен даими рәвештә тикшерүгә беренчел игътибар бирелә. Шуның нәтиҗәсе буларак, агымдагы елда өзеклекләргә юл куелмаган.
Коллектив карамагында 1077 чакрым озынлыктагы электр челтәрләре, йөзгә якын транформатор һәм ярдәмче станция корылма-җиһазлары исәпләнә. Аларга даими техник күзәтү оештырылган. Моннан тыш ел дәвамында электр челтәрләрен яңарту һәм ремонтлау буенча күләмле эш башкарыла. Атап әйткәндә, агымдагы елда гомум озынлыгы 5 чакрым тәшкил иткән электр челтәре төзелгән, бер транформатор ярдәмче станциясе яңартылган. Урамнарда электр исәпләүче приборлар урнаштыру буенча эш дәвам итә, хәзерге вакытта алар барлыгы 2100 данә куел­ган.
Соңгы елларда тоташ районда торак төзелеше киң колач белән алып барыла, моңа өстәп, төрле җитештерү объектлары төзелә. Аларны электр чыганакларына тоташтыру буенча эш елдан-ел арта. Агымдагы елда гына, мәсәлән, район буенча 126 объектны электр челтәренә тоташтыру башкарылган – бу былтыргы чордагыдан байтакка күбрәк. Шунысы үзен­чәлекле: электрга тоташтырылучы объектлар арасында күп­челекне шәхси йортлар алып тора – барлыгы 83 объект. Авыл урамнарын яктырту буенча да күләмле эш башкарыла.
Бүздәк РЭСы коллективы 50 хезмәткәрдән тора. Алар арасында күпчелекне бай тәҗ­рибәле белгечләр тәшкил итә. Башкортстанның атказанган энергетигы дигән мактаулы исемне йөртүче мастер Радик Хисаметдинов – шуларның берсе. Баш инженер Илдар Кодаяров, баш диспетчер Марсель Низамиев, мастерлар Рөстәм Мамлиев, Рим Фазлетдинов, Руслан Юлбарисов һәм Фәрит Сакаев фидакарь хезмәтләре белән коллективта абруй яулап, энергетик исемен югары тота. Сайлаган һөнәренә озак еллар тугры калып, хезмәтендә танылу алган, республиканың атказанган энергетигы Рамил Салихов җитәкчелегендәге коллективка киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын!
Фәнүр Гыйльманов,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Автор: Фәнүр Гыйльманов
Источник: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obchestvo/Yakti-yansin-utigiz-602385/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601
Читайте нас: