+13 °С
Болотло
Бөтә яңылыҡтар
Общие статьи
21 Декабрь 2020, 12:00

Азык-төлеккә карточка кертергә...

Ярлылар өчен хәтта бушлай туклану да оештырырга мөмкиннәр.

Азык-төлеккә бәяләр күтәрелү сәбәпле, аз керемлеләр өчен азык-төлек карточкалары кертү һәм социаль туклануны оештыру турында уйланырга кирәк. Мондый фикерне Русия Иҗтимагый палатасының агросәнәгать комплексын үстерү комиссиясе башлыгы Юлия Оглоблина белдерде.

Журналистлар белән әңгәмәдә ул, ил хакимияте төп продуктларга бәяләрнең югары чикләрен билгеләсә дә, бу хәл өч ай гына дәвам итәчәк, дип билгеләде. Бәяләр "аз гына вакыт" үсми торачак, шуннан соң "базар яңадан үз таләпләрен куячак". "Хөкүмәткә аз керемле халыкка беренчел азык-төлеккә карточкалар кертү, социаль туклану яки товарлар бирү өстендә уйлануны мөһим дип саныйм. Минемчә, мохтаҗ гражданнарга мондый ярдәм кирәк", - ди Оглоблина. Аның бу сүзләрен РИА Новости бәян итә.

Төп продуктлар бәяләренең нигезсез үсеше проблемасына Президент Владимир Путин игътибар иткәч, жбу мәсьәләне Хөкүмәт контрольгә алды. Хәбәр ителүенчә, дәүләт башлыгы шикәр, көнбагыш мае, он, макарон һәм икмәкнең кыйммәтләнүе уңаеннан канәгатьсезлек белдерде, моны эчке бәяләрне дөнья бәяләренә тәңгәлләштерү омтылышы дип атады. Кайбер эре сәүдә челтәрләре бәяләрне тотрыклыландыру турындагы килешүне дә имзалады. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Дмитрий Патрушев шикәрнең 1 килограммына бәянең - 46 сумга, ә көнбагыш маена 110 сумга кадәр төшүен белдерде.

Шул ук вакытта РФ Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин азык-төлеккә бәяләрне көйләү белән артык мавыкмаска чакырды.

Фото: РИА Новости.
Автор: Идрис Саитгалеев
Источник: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/ekonomika/Azik-t-lekk-kartochka-kerterg-600383/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601
Читайте нас: