+13 °С
Болотло
Бөтә яңылыҡтар
Общие статьи
19 Декабрь 2020, 11:15

Исән туганнарын тизрәк җирләселәре килгән..

Башкортстанда бер гаилә поликлиникадан исән туганнарының вафат булуы турында белешмә таләп иткән.

Гаилә әгъзасы инде йөри алмый һәм аңа өзлексез карау таләп ителә. Әмма туганнары җирләүне үлем датасыннан алданрак планлаштырган.
«Башинформ» агентлыгына билгесез булып калырга теләгән медицина хезмәткәре сөйләвенчә, өлкән кешенең якыннары үлем турында белешмә сорап дәваханәгә бер генә тапкыр бармаган.
"Дәваханәгә гаилә әгъзасы килде һәм, туганым өйдә вафат булды һәм аңа үлем турында белешмә кирәк, дип хәбәр итте. Медицина хезмәткәрләре анда барды, әмма өлкән кеше исән-сау булган", - дип сөйли табиб.
Туганнары үз гамәлләрен, җирләү гаилә яшәгән урыннан еракта узачак һәм алар моңа өлгерә алмый, дип аңлаткан. Әлеге кешегә үлем турында белешмәне бирмиләр һәм өенә кайтарып җибәрәләр.
Әмма берникадәр вакыттан гаилә әгъзасы поликлиникага шул ук таләп белән тагын килә. "Ул инде табут белән чардуганның бер ай элек сатып алынуы турында сөйләде", — дип билгели медик.
Хезмәткәр үлем турында табиб белешмәсен алдан бирү, шулай ук табибның (яки аның белән эшләүче урта медицина хезмәткәренең) үлем фактын шәхси билгеләвеннән башка тыелуын аңлаткан.
Фото: Башинформ
Автор: Резеда Галикәева
Источник: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/donja/Is-n-tugannarin-tizr-k-irl-sel-re-kilg-n-598449/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601
Читайте нас: