+16 °С
Болотло
Бөтә яңылыҡтар
Общие статьи
16 Декабрь 2020, 11:00

Гомерне ничек озайтырга?

Галимнәрнең ачышына игътибар итегез.

Нидерландлардагы Гронингенск университеты галимнәре күп күләмдә аксым куллануның йөрәк эшчәнлеге җитешсезлеге һәм иртә үлем хәвефен киметүен ачыклаган. Тикшеренүләрдә Европаның 11 иленнән уртача 68 яшьлек кешеләр катнашкан. Аларның аксым куллану дәрәҗәсен анализлар ярдәмендә ике елга якын вакыт тикшереп торганнар.
21 ай үткәч, аксымны көненә 40 граммнан да ким кулланучы кешеләрнең өчтән бере вафат булган (31 процент).
Көн саен 70 граммнан артык аксымлы ризыклар белән тукланучы кешеләрнең үлем хәвефе 18 процентка кимегән.
Өлкән яшь, бөерләр функциясе кебек факторларны исәпкә алганда, аксымны аз кулланган кешеләрнең үлем хәвефе 46 процентка арта.
Күп аксымлы ризыкларның мускул массасын арттыруы һәм йөрәкне озак сәламәт саклавы билгеле.
Фото: amp.politeka.net
Автор: Ләйсән Якупова
Источник: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/zdorovie/Gomerne-nichek-ozaytirga-591641/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601
Читайте нас: