+16 °С
Болотло
Бөтә яңылыҡтар
Общие статьи
11 Декабрь 2020, 10:55

Ватанны яклау аны яратудан башланВатанны яклау аны яратудан башлана

Кичә Идел буе федераль округына керүче Федерация төбәкләрендә истәлекле датага - Ватан Геройлары көненә багышланган чаралар узды.

Түбән Новгород Кремлендә Ватанның һәлак булган геройларын искә алу уңаеннан Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле И. А. Комаров, Русия Герое А. Г. Коновалов, Түбән Новгород өлкәсе башкарма хакимияте органнары вәкилләре һәм өлкә территориясендә урнашкан көч ведомстволары җитәкчеләре Мәңгелек утка, Ватан Геройлары мемориалларына венок һәм чәчәкләр салдылар.

Бу көнне 9-11нче сыйныф укучылары өчен Ватан геройлары катнашлыгында "Батырлык" дәресләре оештырылды. Башлангыч мәгълүматларга караганда, быел «Батырлык» онлайн-дәресләрендә Идел буе федераль округының 2000 белем бирү учреждениесеннән 219 меңнән артык өлкән сыйныф укучысы катнашкан.

Истәлекле датага багышланган чаралар кысаларында видеоконференцэлемтә режимында Идел буе төбәкләре башкарма хакимияте органнарының яшьләргә патриотик тәрбия бирү өчен җаваплы вәкилләре белән киңәшмә узды. Анда Идел буе федераль округының «Ватан Геройлары» иҗтимагый проектын гамәлгә ашыруга йомгак ясалды, 2021 елга перспектив эш юнәлешләре, шулай ук Идел буе федераль округының «Ватан Геройлары» иҗтимагый проекты кысаларында тормышка ашырыла торган өч конкурска йомгак ясалды.

«Ватанны саклаучылар истәлеген мәңгеләштерү буенча законнарны иң тулы күләмендә үтәү" номинациясендә беренче урынны Башкортстан алды, икенче урында - Татарстан, өченче урында - Ырынбур өлкәсе.

"Ватанны саклаучылар истәлеген мәңгеләштерүгә багышланган иң яхшы музей (музей экспозициясе)" номинациясендә җиңүчеләр һәм призерлар:
I урын: Киров өлкәсе Киров-Чепецк шәһәренең "Алексей Некрасов исемендәге мәгариф үзәге" муниципаль белем бирү учреждениесенең Сугышчан дан музее (36,5 балл җыйган);
II урын: Саратов өлкәсе Саратов шәһәренең "Туризм, туган якны өйрәнү һәм диңгез әзерлеге үзәге" учреждениесенең Елга флоты музее (35,813 балл);
III урын: Пенза өлкәсе Бессонов районы Кижеватово урта мәктәбенең А. М. Кижеватов исемендәге Хәрби дан музее (35,75 балл).

"Идел буе федераль округының иң яхшы хәрби-патриотик клубы" номинациясендә җиңүчеләр һәм призерлар:
I урын: «ОТЧИЗНА» балалар-яшүсмерләр хәрби-спорт мәктәбе (Самара өлкәсенең Новокуйбышевск поселеогы (60,286 балл);
II урын: «Патриот» клубы (Ульяновск өлкәсенең Новоспасск районы 2нче мәктәбе (60,143 балл);
III урын: Башкортстанның Салават шәһәреннән «ВАТАН» клубы (60 балл).

Фото: i1.wp.com
Автор: Резида Валитова
Источник: https://kiziltan.rbsmi.ru/news/Vatanni-yaklau-ani-yaratudan-bashlana-584352/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601
Читайте нас: