+12 °С
Ямғыр
Бөтә яңылыҡтар
Общие статьи
9 Декабрь 2020, 10:55

Кыз булып кыланган...

Башкортстанда бер егет, кыз булып кыланып, 55 яшьлек ирне төп башына утырткан.

Ул аның белән Интернетта танышканнан соң алдап, 680 мең сумын алган.
Бу сәер хәл быел җәй башланган. Владимир шәһәрендә яшәүче ир Интернетта үзен кыз дип таныштырган бер персонаж белән элемтәгә кергән. Әңгәмәдәшләр арасында ерактан мөнәсәбәтләр башланган.
Ниндидер мизгелдә Уфа жулигы әлеге ир өчен гадәти булмаган риваять уйлап тапкан. Серле "кыз" владимирлыга күңелсезлеккә таруы турында сөйләгән: янәсе, ул психиатрия клиникасына эләккән. Ир дустына акча белән ярдәм итәргә вәгъдә биргән.
Мошенник ирдән Интернет аша 680 мең сум тирәсе акча күчерттергән. Соңыннан ир, алданганлыгын аңлап, полициягә мөрәҗәгать иткән.
Җинаятьчене тоту алай ук катлаулы булмаган. Тиздән аны тикшерү гамәлләре уздыру өчен Владимирга озатканнар. Анда кыз булып кыланган егетне күргәч, теге ирнең күзләре маңгаена менгән. Мошенниклык факты буенча җинаять эше кузгатылган.
Фото: кп.ру
Автор: Резеда Галикәева
Источник: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/khokuk/Kiz-bulip-kilangan-581067/
Читайте нас: