+16 °С
Болотло
Бөтә яңылыҡтар
Общие статьи
9 Декабрь 2020, 11:00

Башкортстанда вузара кампус төзеләчәк

Башкортстанда «Евразия фәнни-мәгариф үзәге» проектын гамәлгә ашыру кысаларында төбәктә вузара яңа кампус төзү планлаштырыла.

Бу хакта Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин Халыкара бизнес атнасы барышында хәбәр итте.
– Фәнни белем бирү үзәге кысаларында зур вузара кампус төзүне күз алдында тотабыз. Инде 15 гектар җир бүлеп бирелде. Бу студентлар өчен кампус та, чакырылган чит ил һәм башка югары квалификацияле мәгариф-академик мохит белгечләре өчен тулы кыйммәтле торак та булачак.
Бу, шулай ук, ял итү, конференцияләр, лекцияләр, спорт өчен уртак урыннар булачак, - дип хәбәр итте Александр Сидякин.
Фото: Башкортстан Хөкүмәте
Автор: Ример Насретдинов
Источник: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/ekonomika/Bashkortstanda-vuzara-kampus-t-zel-ch-k-580328/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601
Читайте нас: