+13 °С
Болотло
Бөтә яңылыҡтар
Общие статьи
4 Декабрь 2020, 11:00

Якыннарың юлга чыкса, идән юма!

Кешене озаткач, тагын нәрсәләр эшләргә ярамый?

Өйдән кемдер ерак юлга чыгып китсә, әбиләребез дә, әниләребез дә идәнне себерергә, юарга ярамавы турында кисәтә иде. Электән үк килгән сынамыш буенча, идәнне себереп, кешенең бу йортта булган эзләрен бетерәбез икән. Әгәр бу вакытта гаилә әгъзасы яки якын кеше юлда булса, ул адашырга яки кире әйләнеп кайтмаска мөмкин. Яки ул юлда кыен хәлгә, уйламаган бәхетсезлеккә очравы бар, дип уйлаганнар. Шуңа күрә, юлдагы кеше тиешле урынга барып җиткәч, яки икенче көнне иртән таң аткач кына өйдәге җыештыру эшләренә тотынганнар.
Фото: zhenskij.mirtesen.ru
Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Источник: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/raznoe/Yakinnari-yulga-chiksa-id-n-yuma-572886/
Читайте нас: