+12 °С
Ямғыр
Бөтә яңылыҡтар
Общие статьи
27 Ноябрь 2020, 11:45

Ялларда көннәр нинди булачак?

Башгидрометеорология үзәге белгечләре һава торышы үзгәрүен фаразлады.

Башкортстанда якындагы ял көннәрендә 20 градуска кадәр салкыннар көтелә.
Башгидрометүзәк хәбәр итүенчә, шимбә, 28 ноябрьдә, урыны белән бераз кар явачак. Җил көньяк-көнчыгыштан, талгын. Һава температурасы төнлә -8,-13, аязыткан вакытта -15, -20 градуска кадәр суыта, көндез -4, -9 градус.
Якшәмбе, 29 ноябрьдә, бераз кар ява. Җил көньяк-көнчыгыштан. Һава температурасы төнлә 6-11 градус салкын, аязытканда 17 градуска кадәр төшә, көндез 2-7 градус салкын булачак.
Фото: amic.ru
Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Источник: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/Yallarda-k-nn-r-nindi-bulachak-563079/
Читайте нас: