+16 °С
Болотло
Бөтә яңылыҡтар
Общие статьи
18 Ноябрь 2020, 10:55

Авыл хуҗалыгын тагын да үстерергә мөмкинлекләр бар әле

Бүген "Авыл сәгате" онлайн-киңәшмәсендә бу мәсьәләләр каралды.

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Авыл сәгате” форматында чираттагы тематик онлайн-киңәшмә уздырды. Анда азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгатенә ярдәм итүнең өстәмә чаралары турында фикер алыштылар. Исегезгә төшерәбез, 2020 елның октябрендә «Авыл сәгате» утырышында Башкортстан Башлыгы эшкәртү өлкәсендә яңа проектларны стимуллаштыру программасын әзерләүне йөкләгән иде.
Республика вице-премьеры, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов хәбәр иткәнчә, булган икътисади потенциал эшкәртү тармагын Идел буе федераль округында алдынгы позицияләргә чыгарырга мөмкинлек бирә. Моның өчен җитештерүчеләрнең, эшкәртүчеләрнең һәм товарларның барлык төркемнәре буенча сәүдә звеносының товар үткәргеч чылбырын төзергә кирәк. Бурычны берничә юнәлеш буенча хәл итәләр. 2018-19 елларда Башкортстанда 276 кооператив төзелгән, шуларның 181е - эшкәртү өлкәсендә. 2020 елда - тагын 34 кооператив. Аларның гомум кереме 2020 елда 1,5 миллиард сумга җитәргә тиеш. Моннан тыш, Авыл хуҗалыгы министрлыгы гади эшкәртүче предприятиеләргә анализ ясады. Аларны эшләтеп җибәргәндә базар тагын 14 миллиард сумлык товар алачак.
Илшат Фазрахманов сүзләренчә, бу куәтләр инвесторларга яңа проектларны гамәлгә ашыру өчен тәкъдим ителәчәк. Киңәшмәдә шулай ук Башкортстан Башлыгының тармак йөкләмәләре үтәлеше турында да фикер алыштылар. Республиканың урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов Урал аръягы эшкуарларын агач белән тәэмин итү турында сөйләде.
Фото:glavarb.ru
Автор: Гөлия Мөгаллимова
Источник информации и фото: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/selo/Avil-hu-aligin-tagin-da-stererg-m-mkinlekl-r-bar-le-548803/
Читайте нас: