+13 °С
Болотло
Бөтә яңылыҡтар
Общие статьи
17 Ноябрь 2020, 10:55

Баш мие яман шешенең төп билгеләре нинди?

Билгеле онколог аның симптомнарын атаган.

Онколог-хирург, медицина фәннәре кандидаты Михаил Мяснянкин “Пятый канал”га биргән интервьюсында баш мие яман шешенең иң киң таралган билгеләрен санап чыккан.
Ул билгеләп үткәнчә, авыруны башлангыч стадияләрендә, симптомсыз булуы сәбәпле, билгеләү җиңел түгел. Соңрак барлыкка килә торган билгеләр арасында онколог тиз ару, баш әйләнүе, күңел болгануы, һушны югалту, көзән җыеру, шулай ук күрү һәм ишетү начарлануын билгели.
“Баш мие шешенең иң киң таралган симптомы — баш авырту. Вестибуляр функция өчен җаваплы органнар зарарланганда сөйләм бозыла башлый, җөмләдә сүзтезмәләр, хәрефләр төшеп калырга мөмкин», — дип белдерә табиб.
Ул шундый симптомнар барлыкка килгән очракта кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә куша.
Баш мие шешенең барлыкка килү сәбәпләре арасында Мяснянкин генетик яктан булуын, нур терапиясен, организмдагы башка шешләрнең метастазларын, баш сөягенең даими имгәнүен һәм баш миенең селкенүен дә атый.
Фото: pacient.club
Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Источник информации и фото: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/zdorovie/Bash-mie-yaman-sheshene-t-p-bilgel-re-nindi-547220/
Читайте нас: