- Дәүләт программасы республика Башлыгы Радий Хәбировның “Башкортостан Республикасы социаль-икътисади үсешенең 2024 елга кадәр стратегик юнәлешләре турында” 2019 елның 23 сентябрендәге 310 санлы указына туры китерелде, - дип аңлатты министр.
- Аерым алганда, сүз "Торак пунктларның халкы 250дән артык булган өлеше, мобиль элемтә хезмәтләре һәм Интернетка керү белән тәэмин ителү" максатлы индикаторы, шулай ук төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларын кәрәзле элемтәнең тотрыклы сигналы белән тәэмин итү турында бара.
Шулай ук дәүләт программасына «Төбәк белән идарә итү үзәге системасын булдыру, үстерү һәм эшләтү» чарасы кертелгән.
Фото: Башкортстан Хөкүмәте