+13 °С
Болотло
Бөтә яңылыҡтар
Общие статьи
3 Июнь 2020, 12:25

Илһамланып эшли Илһам егетләре!

Караидел районында язгы кампания соңгы гектарларда бара. Район, катлаулы климатик зонада урнашуга карамастан, иртә сабанашлык культураларын чәчүне 24 майда ук тәмамлады. Әлеге вакытта анда бу эшләр соңгы гектарларда карабодай чәчеләсе басуларда гына калды.

Хакимиятнең Авыл хуҗалыгы идарәсе мәгълүматларына ярашлы, быел Караиделдә барлыгы 18 мең 700 гектарда язгы чәчү эшләре башкарылды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: районда чәчүлекләр мәйданын елдан-ел арттыра баралар, быел ул янә 600 гектарга арткан. Ул мәйданнарның 12 мең 41 гектарында сабанашлык һәм бөртекле-кузаклы культуралар игелсә, 3596 гектарда мал азыгы үстерелә, майлы культуралар 600 гектарны били, бәрәңге 10 гектарда утыртылган. Караиделдә крестьян-фермер хуҗалыклары аграр тармакка тоемлы өлеш кертә. Шулардан Илһам Хәйдәров җитәкләгәне 2001 елда ук районда икенче булып оешкан. Шунысы да игътибарга лаек: ул чакта Илһам Рифгать улына нибары 26 яшь булган! Шул яшьтәге хәзерге яшьләрне күз алдына китерәсең дә, яшь фермерның ул чактагы тәвәккәллегенә, булдыклылыгына сокланып куясың. Эшен яхшы итеп алып баручы хуҗалыкка 2012 елда республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгы каршындагы комиссия “гаилә малчылык фермасы” конкурсында катнашучы статусын бирә һәм крестьян-фермер хуҗалыгын үстерүгә дәүләт ярдәме программасы кысаларында 2 миллион 692 мең сумлык грантка сертификат тапшырыла. Илһамланып эшли Илһам егетләре!Бүген шәхси малтабар Илһам Хәйдәров 1370 гектар җир эшкәртә, шуның парга калдырылган 100 гектарыннан башкасына инде бөртекле һәм мал азыгы культуралары чәчелгән. Хайванкайларга азык та елдан-ел күбрәк таләп ителә, чөнки фермерның хуҗалыгында бүген эре мөгезле 360 терлек, шул исәптән 180 савым сыеры, тагын да 20 ат асрала. Фермер Илһам техника паркын яңартуга да зур игътибар бүлә, шуңа да аның хуҗалыгы бүгенгә чәчү, урып-җыю машиналары белән тулысынча тәэмин ителгән. Соңгы елда гына да ике “КамАЗ”, үзйөрешле “Мещера Е403” чапкычы, тәгәрмәчле “МТЗ-82,1” тракторы, мал азыгы җыючы — “Дон-680”, ашлык җыючы “Нью-Холланд” комбайннары сатып алынган. Кыскасы, техника паркын яңартуга 15 миллион 300 мең сум салынган. Боларга өстәп, быел бер “Беларусь”, ашлык киптергеч комплекс, “К-700” тракторы алганнар. Күптән түгел генә “Росагролизинг” аша ашлык комбайны алуга гаризалары канәгатьләндерелгән. Бер атна элек без районда булганда шушы хуҗалык басуларын иңләдек. “Котлы ялан” басуында Зәвил Хәйдәров белән Фидарис Нурлыгаянов “К-700” һәм “Т-150” тракторларында пар җирен эшкәртәләр иде. Арырак булган “Чишмә-йорт” басуында чәчү соңгы гектарларда бара иде. Андагы механизаторлар һәм чәчүчеләрнең тузанга баткан, ләкин канәгать, шат йөзләрен күргәч, үземнең дә чәчүдә йөргән, бер ел — комбайнчы ярдәмчесе, янә бер ел энем белән комбайнчы булып эшләгән чаклар искә төшеп китте. Бу егетләр дә бит-кулларын юып, яңа гына кеше кыяфәтенә кергән иде. Менә шундый егетләр, ир-узаманнар илне икмәкле итә дә инде! Һәрберсен ихлас кочаклыйсы, кан тамырлары бераз бүртенеп торган, солярка исе сеңгән, җил-кояшта кытыршыланып беткән кулларын кысасы, ихлас рәхмәтләребезне әйтәсе килә! Рәхмәт сезгә, егетләр! Егетләр, дигәннән. Сез фотода алгы планда күргән һөнәри лицей студенты Рәсүл Камилҗанов фермер хуҗалыгында әле практика үтә, остазлары үрнәгендә тәҗрибә туплый. Әле үк үзе “МТЗ-82” тракторын “иярләп” алган. Абзыйлары һәм хуҗалык җитәкчесе Илһам Рифгать улы әйтүенчә, егеттә өмет бар. Кем белә, бәлки әле үзе дә укуын тәмамлагач, районда билгеле игенче булып китәр. Бирсен Ходай! Киләчәккә Илһам абыең кебек зур өметләр баглап яшә, Рәсүл! Рифгать абый җәмәгате белән дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр. Илһам — төпчек. Бүген инде ул — аягында ныклы басып торучы хуҗалык җитәкчесе. Җәмәгате Ирина Рифкать кызы — аның ышанычлы тылы, сөекле хатыны, эшләрен алып баруда терәк-таянычы, өч бала әнисе. Өлкән кызлары Индира — Уфа дәүләт нефть техник университеты студенты, Инсаф тугызынчыны тәмамласа, Илира быел мәктәпкә төшәргә җыена. Әтисе әйтүенчә, төпчекләре безнең “Әллүки” журналын яратып көтеп ала, өлкәнрәкләре “Тулпар” журналын чиратлашып укый, үзләре һәм Рифгать абый исә — “Кызыл таң”ның даими абунәчеләре. Менә шундый булдыклы гаилә яши Караидел районының Якуп авылында. Туеш авылының булдыклы егете Илһам андагы үз хуҗалыгында 15 кешене даими эшле дә, ашлы да иткән. Эшләрегез уң булсын, егет-ләр! Чәчелгәннең уңышын җыеп алу шатлыгын да кичерергә язсын сезгә! Фәнис Гәрәев. Караидел районы.
Автор: Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: