-1 °С
Болотло
Бөтә яңылыҡтар
18 Сентябрь , 22:35

"Балачакны кире кайтарырга"

Бүген Уфада ятим һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар өчен оешма тәрбияләнүчеләренә ярдәм итү һәм социаль адаптацияләү буенча "Балачакны кире кайтарырга" округ фестивален ачу тантанасы узды.

Динар Калимуллин
Фото:Динар Калимуллин

Уфага 18-20 сентябрьдә узачак фестивальгә Идел буе федераль округының 13 төбәгеннән балалар йортларында тәрбияләнүче 400дән артык бала килде.

Быел фестиваль программасы традицион «МастерОк», «Звезды детства», «Ума палата» конкурслары, спорт ярышлары, кулинар көрәштән тыш, экскурсияләр һәм дискотекалар, баскетбол турниры, көллиятләргә йөрү белән һөнәри юнәлеш бирү дәресләре, танылган җәмәгать эшлеклеләре, спортчылар, блогерлар катнашлыгында остаханәләр булачак.
Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Машковцев журналистлар беләг очрашуда болай диде:

— Әлеге фестивальдә катнашып, киләчәктә үз юлын тапкан балалар бихисап. Без аларның теләкләрен искә алып, программа төзергә тырышабыз. «Балачакны кире кайтарырга» фестивале — балалар соравы буенча вакыт тәэсирендә һәрвакыт үзгәрә торган фестиваль. Ә инде Уфада әлеге чараны үткәрер өчен иң яхшы мөмкинлекләр тудырыла».
Фестивальнең тантаналы ачылышы Башкорт акпдемия драма театрда булды. Анда катнашучыларны фестиваль ачылышы белән Русия Федерациясе Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Мария Львова-Белова видеоязма аша котлады.

— Күпмилләтле Башкортостан үз җирендә иң актив, максатчан, сәләтле балаларны киң күңел белән каршы алды. Сезнең һәркайсыгыз үзенчәлекле. Сәләтләрегезне күрсәтегез, бары тик алга барыгыз, дуслар табыгыз! Барыгызга да уңышлар телим. Башкортстанда үткәргән берничә көнегез чагу, матур хатирәләр булып саклансын! Без сезнең белән горурланабыз! — диде Мария Львова-Белова.

Уфада дүртенче тапкыр узган фестивальдә башка хөрмәтле кунаклар да катнашты, алар арасында «Бәхет территориясе» хәйрия фондының Попечительләр советы рәисе Каринэ Хәбирова да бар иде.

— Башкортстан инде дүртенче тапкыр әлеге фестивальне үткәрү мәйданчыгы булуга без бик шат. Монда илебезнең төрле төбәкләреннән балалар җыела. Нәкъ шушы фестивальдә күп дуслар табып, киләчәктә дә дус, тату булып яшәгез. Тормышта бары бер очрашу да бөтен гомерне үзгәртергә мөмкин. Бәлки, сезнең өчен дә нәкъ шундый очрашу шушы фестивальдә булыр. Фестивальне булдыручыларга, оештыручыларга зур рәхмәт сүзләре җиткерәм. Хыялларыгыз тормышка ашсын, алар чиксез булсын! Һәркайсыгызга уңышлар телим! — диде Каринэ Хәбирова.

Ә инде тантаналы кичәнең концерт өлешен Башкортстанның иҗади элитасы — Башкорт опера һәм балет театры артистлары «Дон Кихот» операсыннан өзек күрсәтеп чарага тагын дә мәртәбә өстәсә, сәхнәгә чыккан һәр артистның чыгышы тамашачыларның көчле алкышларына күмелде.

«Балачакны кире кайтарырга» проекты Идел буе федераль округында Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле патронаты астында 2009 елдан гамәлгә ашырыла.

Источник: «KizilTan»

Читайте нас: